Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында 10 сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерәләр

    10 сыйныф укучыларының төп фәннәр буенча белемнәрен тикшерәләр.

    Пандемия аркасында төп дәүләт имтиханын тапшырмаган укучылар үткән атнада рус теленнән тикшерү эше язганнар, ә 3 декабрьдә математикадан белемнәрен күрсәтәчәкләр. Тест төп дәүләт имтиханы форматында уза, аның барлык таләпләре үтәлә. Аерма шунда гына – укучылар сынауны үз мәктәпләрендә тапшыра. Имтихан эшләрен республика белем сыйфаты мониторингы үзәгендә тикшерәчәкләр. Нәтиҗәләр кышкы каникулдан соң мәгълүм була. Бу хакта безгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сүрия Вәлиева хәбәр итте.   

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: