Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 200 дән артык балага азык-төлек пакетлары өләштеләр

Кешеләр авырлык килгәндә сынала. Коронавирус инфекциясе бөтен дөньяны куркуга салган бу борчулы көннәрдә бик күпләр катлаулы хәлдә калган авылдашларына, якташларына ярдәм кулы суза, булдыра алганча булышлык күрсәтергә тырыша.

Районыбызда старт алган “Балаларга бергәләп ярдәм итик” акциясе – шуның ачык мисалы.

Күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга булышуга юнәлдерелгән әлеге чара район башлыгы Александр Никошин инициативасы белән башланып китте. Узган атнада район башлыгы Иске Матак авыл җирлегендә яшәүче 10 балага төрледән-төрле ашамлыклар тутырылган пакетларны үзе илтеп тапшырды.

Бу күркәм башлангычны Әлки якташлар җәмгыяте дә күтәреп алды һәм балалар файдасына средстволар җыю буенча хәйрия марафоны игълан итте. Төрле төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз әлеге игелекле чарага бик теләп кушылдылар. Нәтиҗәдә 1-2 көн эчендә хәйрия марафонында 200 мең сум тирәсе акча җыелды.

Узган ял көннәрендә якташлык җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева үзе җитәкләгән кооператив институты  студентлары – волонтерлар белән районга кайтып, авылдан-авылга йөреп 200 гә якын балага азык-төлек җыелмалары өләште. Бүләк пакетларда балалар өчен бик кирәкле һәм алар ярата торган ашамлыклар – ит тушенкалары, балык консервлары, төрле ярмалар, көнбагыш мае, конфет, печенье. Һәр гаиләдә хәйриячеләрне шатланып каршыладылар, күчтәнәчләрне рәхмәт сүзләре белән кабул иттеләр.

Шуны да әйтергә кирәк, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар исемлеген авыл җирлекләре советлары һәм мәктәпләр төзеде.

Татар Мулла авылында 11 бала тәрбиялүче Әсәдуллиннар  якташлар җәмгыятенең һәм район җитәкчелегенең бу игелекле гамәлләре өчен ихлас рәхмәтләрен әйтте.

–Бу катлаулы вакытта безгә ярдәм кулы сузган өчен чиксез рәхмәт. Эшләрегез гел уң булсын!–диделәр алар күчтәнәчләрне алганда.

–Башкалар турында кайгыртучы мондый мәрхәмәтле кешеләр булгач ничек әйбәт! Рәхмәт сезгә!–ди Иске Чаллы мәктәбе укучысы Расил Хәбибуллин.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина да хәйрия акциясен оештыручыларга ихтирам һәм рәхмәт хисләрен житкерде.

–Безнең гимназиядә белем алучы 26 балага якташларыбызның күчтәнәчләре тапшырылды. Башкалар проблемаларына битараф калмавыгыз, игелекле гамәлегез өчен барлык бу гаиләләр исеменнән рәхмәт,–диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев