Реклама
Яңа елның беренче чаңгы ярышлары 7 гыйнварда «Яшь имәннәр» балалар сәламәтләндерү лагере базасында узды.
Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул барысын да килгән Яңа ел, Раштуа белән котлады һәм һәркемгә күңелле ял һәм яхшы кәеф теләде. Җитәкче үзе дә бу спорт төрен ярата, менә бүген дә район халкы белән бергә чаңгыга басты.
Районның чаңгы спорты буенча баш тренеры Николай Ирдинкин ярыш башлануга сигнал бирде. Беренче булып стартка балалар, аннан өлкәннәр дә чыкты. Күпләр кышкы бәйрәмгә гаиләләре белән килгән.
Чаңгычылар ике чакрымлы дистанцияне уздылар. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Бу спорт төрен яратучыларны алда яңа ярышлар көтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз