Реклама
Операция барышында инспекторлар 48 транспорт чарасын тикшерделәр.
Нәтиҗәдә кагыйдәләрне бозган 5 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Аларның 3 се автомобиль белән ОСАГО полисыннан башка идарә иткән.
Бер йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткәндә тоткарланды. Аңа карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе 1 бүлеге буенча административ материал төзелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз