Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 480 кеше коронавирустан прививка ясаткан

Районда 480 кеше коронавирустан прививка ясаткан. Баш табиб Светлана Одушкина әйтүенчә, өлкән буын арасында прививка кадатырга теләүчеләр арткан.

 

Прививка ясатучыларның саулыгы бозылып китү очраклары булмаган.

Яңа гына район үзәк хастаханәсенә 250 данә вакцина кайткан. Прививка ясатырга теләге булганнарга авылларда фельдшерларга, ә район үзәгендә поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле районда әлеге чирне йоктырган 40 кеше теркәлгән. 322 кеше пневмония белән авырган. Хәзер Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә пневмония белән каты чирләүче ике кеше ята, алар кислородка тоташтырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев