Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында алда торган бәйрәмнәр уңаеннан күп төрле чаралар үткәрелә

    Киләсе атнада билгеләп үтеләсе Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан районда төрле чаралар узачак.

    4 ноябрьдә район мәдәният йортында “Без бер язмыш белән бәйләнгән” дигән исем астында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган бай күргәзмә оештырыла. Биредә төбәк тарихын өйрәнү музееның, мәктәп музейларының кызыклы экспонатлары урнаштырылачак. Күргәзмә 13 сәгатьтә эшли башлый. 14 сәгатьтә исә мәдәният йортында район сәнгать осталары концерты башлана.

    6 ноябрьдә район үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Анда  авыл җитештерүчеләре, фермерлар, мәктәпләр үзләре үстергән яшелчәләрне, шулай ук ит һәм сөт ризыкларын халыкка тәкъдим итәр. Җәмәгать туклануы предприятиеләре ярминкәгә килгән халыкны кайнар чәй, шашлык, тәм-томнар белән сыйлар. Ярминкә сәгать 9 да башлана.

    Сәгать 10 да Үзәк паркта Татарстан Конституциясе көненә багышланган концерт була, балалар өчен уеннар оештырыла.

    Бәйрәмнәр уңаеннан барлык авыл клубларында 1әм китапханәләрендә чаралар үткәрү планлаштырыла.

     

    Бәйрәмнәр белән бәйле рәвештә газетаның киләсе саны 8 ноябрьдә чыга.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: