Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында архив үткәргән бәйгедә Данил Әһлиуллин җиңү яулады

“Минем нәсел шәҗәрәсе” республика бәйгесенең район этабында Базарлы Матак урта мәктәбе 5 нче сыйныф укучысы Данил Әһлиуллин җиңүче булды.

Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты оештырган әлеге бәйгедә районыбыздан 13 мәктәп укучысы катнашкан. “Шәҗәрәләр турындагы эшләрнең архив мәгълүматлары белән ныгытылган булуы зарур. Укучылар тәкъдим иткән конкурс эшләрендә игътибарга лаеклылары булса да, күбесендә әлеге шарт үтәлмәгән иде. Ә менә Данил үз нәселләре турындагы күп мәгълүматларны архивларда эзләнеп тапкан”,–ди район архив бүлеге җитәкчесе Елена Васяйчева.

Данил Әһлиуллин әтисе һәм әнисенең 11 буынга кадәр нәсел шәҗәрәләрен төзегән. Конкурс эшен ул татар телендә язган, аны бик матур бизәп эшләгән. Данилның хезмәте бәйгенең республика этабында катнашу өчен архив эше буенча Дәүләт комитетына юлланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев