Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында авылда яшәүчеләр үз көчләре белән спорт мәйданчыгы төзергә булганнар

​​​​​​​Түбән Колчурино спортчылары Владимир Калмыков һәм Александр Чернов, җирлек җитәкчеләре ризалыгын алып, зур булмаган спорт мәйданчыгы төзүгә керешкәннәр.

 Җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен кайбер җиһазларны үзләре ясаганнар, бер өлешен күрше авылдагы балалар бакчасы йортыннан алганнар. Чөнки әлеге учреждениене мәктәп бинасына күчергәч, бу җайланмаларның кирәге калмаган.

Александр Чернов урманчы булып эшли, ул агач материаллары белән оста эш итә. Ә Владимир Калмыков спорт корылмаларының җаен  белә. Ул озак еллар Тольяттида яшәгән, эшләгән. Хәзер пенсионер туган авылында өй салган, ел әйләнәсе велосипедта йөри. Тормыш рәвеше итеп алган “Спортсыз бер көн дә үтмәсен” дигән девизны авылдашлары арасында да популяр итәсе килә аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев