Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында бер бала да Яңа елда бүләксез калмады

    Яңа ел бәйрәмнәре райондагы һәр мәктәптә һәм балалар бакчасында үткәрелде.

    Бу турыда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр итте. Балаларга Кыш бабайлар һәм Кар кызлары аша 800 дән артык тәмле күчтәнәчләр таратылган.

    Яңа ел бәйрәмнәре хәвеф-хәтәрсез үтеп китте. Кышкы каникул көннәрендә балаларның ялын кызыклы һәм файдалы итү өчен күп төрле чаралар уздырылды, ди мәгариф идарәсе башлыгы. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: