Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында бүген Ватанны саклаучылар көне уңаеннан митинг булды. Фото

    Бүген район үзәгендә Азат итүче солдат һәйкәле янында Ватан сакчылары көне уңаеннан митинг булды.

    Фоторепортаж

    Митингка җыелган барлык әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин бәйрәм белән тәбрикләде. Әлеге чарада ветеран якташларыбыз да катнашты. Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков  мәктәп укучыларын туган илгә тугры булып үсәргә һәм яшәргә өндәде.

    Бер минутлык тынлык белән яу кырында ятып калган солдатларны искә алдылар. Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә кызыл кәнәфер чәчәкләре салынды.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: