Әлки районында бүген ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “Тоннель” профилактика операциясе үткәрделәр
Яңалыклар

Әлки районында бүген ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “Тоннель” профилактика операциясе үткәрделәр

Операция барышында 51 транспорт чарасы тикшерелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланды

2 очракта йөртүчеләр иминият полисында каралмаган чорда транспорт чарасы белән идарә иткән (ст. 12.37 ч 1);

2 очракта йөртүчеләр ОСАГО иминият полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә иткән (ст. 12.37 ч 2);

2 очракта йөртүчеләр транспорт чарасы белән тиешле документларсыз идарә иткән (ст. 12.3 ч 2);

1 очракта йөртүче транспорт чарасы белән хәвефсезлек каешын эләктермичә идарә иткән (ст. 12.6).


Нет комментариев