Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Бөтенроссия чуаш халык милли бәйрәмк үткәреләчәк. Тарихи материаллар туплау өчен сезнең ярдәмегез кирәк

Ни генә әйтсәгез дә, кешегә хас иң мөһим сыйфат – кече ватаны белән берлек хисе һәм шәҗәрәсе кыйммәтләре. Бала һәм яшь чагында нәрсәләр кичерсә, шулар аны туктаусыз үз ягына тартып торачак. Күңелгә якын туган җирен данларга һәм матурайтырга этәрәчәк.

Мөгаен, шуның өчендер, бөтен Россиягә билгеле “Звенигов” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, хөрмәтле авылдашыбыз Иван Иванович Казанков район хакимияте тарафыннан күрсәтелгән ярдәмгә таянып 2022 елда Сихтермә-Хузангай авылында чуаш халкының олы бәйрәме – Бөтенроссия Уявын үткәрү хокукын алуга иреште (Уяв хәзерге әдәби телдә әйлән-бәйлән дигәнне аңлата).
Һәм бу бик гадел карар. Сихтермә чуаш телендә бишек дигән сүз. Бу авыл җәмгыятькә чуаш халкының милли даны һәм горурлыгы булган Педер Хузангайны биреп кенә калмады, ә XIX гасырның икенче яртысында ачылган чиркәве, хастаханәсе һәм мәктәбе аша халыкны Ходай кануннарына якынайтты, тирә-якта яшәүчеләрне уңышлы дәвалады һәм укытты. Биредә – Кама аръягы чуаш зыялыларының тамырлары, җаны. Алар барысы да моннан чыккан.
Ватаныбызда данлы урыннар аз түгел. Аларның үлемсезлеге  шунда иҗади башлангыч, илһам алган, шәхес буларак формалашкан кешеләр исемнәре белән бәйле. Хәтердә Пушкинның Михайловское авылы, Лермонтовның Тарханнары, Толстойның Якты Аланы, Есенинның Константиновосы, Габдулла Тукайның Кырлае яңара. Бәхәссез, Сихтермә-Хузангай бу рәттә лаеклы урын алып тора. Үзенең күпгасырлык тарихында төрлечә сыналды ул. Сихтермә белән бәйле тарихны өйрәнүче В.Г.Казанков сүзләре белән әйтсәк, без өч районда яшәдек, өч колхозда эшләдек, өч авыл советы составына кердек. Һәм алардан чыккан саен кайтарып булмаслык югалтулар кичердек. Билгеле, без Сихтермә-Хузангай үткән сынаулар турында оныта алмыйбыз. Чөнки аларда хезмәт итеп табылган дан да, оныту авырлыгы да, түзеп булмаслык әрнү дә, һәм, билгеле, авылның тугрылыклы улы белән бәйле могҗизалы үсеш тә. 
Без әйтерсең язмыш таганында атындык. Кызарып оялырлык та, бөтен йөрәк белән әрнерлек тә һәм баш күтәреп горурланырлык та нәрсәләребез бар. Сер түгел: егерменче гасырның беренче чирегендә илдә гарипләндерелгән халык хәтере, балалар мирасына битарафлык, изге нәрсәләрдән көлү хакимлек итте. Мин язганнарның барысы да туган авылымның һәм анда яшәүчеләрнең генә үткәне түгел, бик күп буыннарның фаҗигале язмышы, бөтен Россия өчен уртак әрнү һәм газап, уртак кайгы һәм шатлык. Һәм, һичшиксез, уртак җиңүләребез. 
Уяв кебек милли бәйрәмнәр үзеңнең үткәнең, шәҗәрә кыйммәтләрең, генетик кодың хакында уйланырга мәҗбүр итә. Бу хис бик күп буыннар тәҗрибәсен аңлап кабул итүгә, үз халкыңның матди һәм мәдәни байлыкларын саклау һәм арттыруга этәрә. Үз гаиләңнең үткәнен, авылыңның, районыңның, республикаң һәм илеңнең тарихын беләсең һәм хөрмәт итәсең икән, бүген яшәп һәм эшләп хәзерге заман тарихын язучыларны да бәяләргә, аңларга өйрәнәсең. Бездән соң килгәннәргә нинди эз калдырасыбыз үзебездән генә тора. 
Әлки чуашлары халык шагыйре Хузангай, аның беренче укытучысы Н.Я.Яковлева, Советлар Союзы Герое К.К.Афанасьев, генерал-полковник Смородинов, контр-адмирал Родионов, Александр Невский һәм Кутузов орденнары кавалерлары П.С.Медиков һәм А.Т.Медиков, Социалистик Хезмәт Герое Ю.И.Петрова, Ленин орденын йөрткән М.Ф.Лукоянова, М.Андреева, Л.Ф.Котова, В.И.Скрипачева, җиңел атлетика буенча спорт мастеры С.М.Ишмулкин, Россия чемпионатлары призеры боксчы П. Зинков, Россия Федерациясенең атказанган артисты Альбина Зинькина, орденлы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре В.Я.Мошков һәм И.В.Питеркин, бала чактан инвалид, бер аяклы килеш колхозда өч ел тимерче булып намус белән эшләгән В.Ф.Исаев белән горурланалар. Әмма бу данлы якташларыбызның тулы исемлеге түгел. Шуңа күрә үз-үзләрен хөрмәт иткән чуашларны исемнәрен онытырга һич хакыбыз булмаган башка лаеклы кешеләрне искә төшерергә өндибез. Бу исемнәр бәйрәмдә яңгырарга тиеш. Без ниһаять шуны аңларга бурычлы: нинди генә четерекле заманалар булмасын, тормышлары чын ватанпәрвәрлек үрнәгенә әйләнгән кешеләр күп бит. Языгыз безгә, алар турында сөйләгез. Без сезгә бик рәхмәтле булырбыз. Безнең адресыбыз: ТР, Әлки районы, Сихтермә-Хузангай авылы, Май урамы 1 А йорт. П.П.Хузангай музее. Тел. 8(84346)73-4-33. Электрон почта: magdalina.ryzhkova82@mail.ru. 
Олег Мурзин, 
Татарстан чуаш язучылар союзы әгъзасы, Чуашиянең шәрәфле туган якны өйрәнүчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев