Әлки районында булган юл фаҗигасендә 4 кешезыян күрә
22 июньдә иртәнге уннар тирәсендә “Алексеевск – Югары Колок” юлының 53 нче чакрымында юл һәләкате була.
Фаҗига килеп чыгу сәбәпле, 4 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнә. Беренчел фаразларга караганда, илебездә җитештерелгән машинада Юхмачыга таба баручы йөртүче, нәрсәнедер исенә төшереп, район үзәгенә бару өчен, кинәт борыла була. Әмма аның артыннан баручы “Мazda” йөртүчесе мондый хәлне һич тә көтми. Юхмачы йөртүчесенә ул кычкытртып сигнал бирүенә карамастан, югары тизлек белән йөрү каралган юлда фаҗигане туктатып калып булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев