Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында өч атна дәвамында Казаннан килгән “Мобиль поликлиника” эшләде.

Республика клиник хастаханәсе табибларыннан торган күчмә поликлиника Яңа Алпарда, Иске Чаллыда, Чуаш Кичүендә булды һәм әйләнә-тирә авыллар халкына – 400 ләп әлкилегә медицина хезмәте күрсәтте.

Авыл халкының  саулыгын тикшерүгә, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелгән әлеге программа “Сәламәтлек” һәм “Демография” илкүләм милли проектлары нигезендә башкарыла.

“Мобиль поликлиника” программасы республикада узган ел эшли башлаган иде. Көзен РКБ табиблары бездә Юхмачы, Хузангай, Салман кустларында кешеләрне кабул иттеләр. Халык моннан бик канәгать калганга, район җитәкчелеге күчмә сырхауханәне кабат чакырды. Узган атнада мобиль поликлиника Чуаш Кичүендә эшләгәндә анда без дә булып кайттык.

Тәгәрмәчле поликлиникада пациентларны кардиолог, эндокринолог, невролог, хирург-онколог кебек тар профильле белгечләр кабул итә. Дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә окулист, чәршәмбедә гинеколог, тагын ике көн УЗИ табибы да килә.

Казан докторларына кемнәр күренәсен үзебездәге дәвалаучы табиблар билгели. Болар нигездә төрле хроник чирләр белән исәптә торучылар һәм диспансеризациянең беренче этабында тар белгечләрдә тикшерелү зарурлыгы ачыкланган авырулар.

–Без нигездә өлкән яшьтәге, ялгыз яшәүче, аз керемле авыл кешеләренә, шәһәргә барып табибларга күренергә мөмкинлеге булмаганнарга медицина ярдәме күрсәтәбез. Авылларга килгәндә бу хакта алдан ук искәртеп куябыз,–ди республика клиник хастаханәсе “Мобиль поликлиника” җитәкчесе Илфак Ярмиев.

Күчмә сырхауханәгә кешеләрне авыллардан машиналар белән алып киләләр. Белгечкә керү вакытын алар җылыда, табиблык амбулаториясе бинасында көтә.

Анализларны һәркем район хастаханәсендә тапшыра, ЭКГны да шунда үтә. Табибка әзер нәтиҗәләр белән керәләр. Пациентларны берничәшәр белгеч кабул итә. Җентеклерәк тикшерү кирәклеге беленсә, авыруны күчмә поликлиниканың үзендәге лабораториягә анализлар бирергә я УЗИ үтәргә юллыйлар. Кайбер кешене өстәмә тикшерү үтәргә Казанга җибәрәләр, дәвалану өчен район хастаханәсенә дә салалар. Тикшерелергә килүчеләргә ачылган карта РКБ хастаханәсендә дә саклана. Ай дәвамында кеше андагы табибка язылмыйча да кабул итүгә килә ала.

Мобиль поликлиникада авыруларга бик игътибарлылар, белгечләрнең күбесе татарча да, русча да сөйләшәләр.

–Без кешеләргә мөмкин кадәр файда китерергә, һәркемнең хәленә керергә, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә омтылабыз. Беркөнне кабул итүгә 80 яшьлек әби килгән иде. Аяклары авырту сәбәпле, баскычтан менә алмый. Табибларыбыз аны  амбулатория бинасына кереп карадылар, дәвалау билгеләделәр,–ди Илфак Ярмиев.

Тикшерелергә килүчеләрнең кайсы белән сөйләшсәк тә, мондый медицина ярдәмен бик хуплауларын әйттеләр.

–Мин эндокринологта булдым. Шундый әйбәт кабул итте, хәлемне җентекләп сорашты. Күптән таныш кешесе кебек сөйләште, киңәшләрен бирде,–ди Борискинодан килгән Раиса Самарина.

Иске Әнҗерәдә яшәүче ирле-хатынлы Әмин һәм Наилә Җәләлетдиновлар эндокринологта, кардиологта, неврологта булганнар. “Казан табибларының шулай авылга килеп бушлай кабул итүе бигрәк әйбәт. Гел килсеннәр иде”,–диләр.

–Яшь барган саен сәламәтлек какшый шул. Берничә табибка кердем. Бик әйбәт карыйлар, ягымлы сөйләшәләр. Казаннан кадәр авылга килгәннәр, рәхмәт,–ди Чуаш Кичүеннән Наилә Шакирова да.

–“Мобиль поликлиника” табиблары көн саен 50-60 кешене кабул итте. Әле бит пациентларның һәркайсы бер генә түгел, берничә белгечтә булды. Мондый югары квалификацияле тар профильле табибларга күренү зарурлыгы булган кешеләр бездә байтак иде. Тикшерү барышында төрле чирләр дә ачыкланды. Хәзер пациентларыбыз  Казан докторлары билгеләгән дәваларны алалар. Авыл халкы бик канәгать. Бу күчмә поликлиника программасын уйлап чыгарып бик дөрес эшләгән республика җитәкчелеге,–дип үз фикерен җиткерде Яңа Алпар ФАПы мөдире Сания Гыйматдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев