Әлки районында дүрт храмда бәйрәм гыйбадәтләре булды
1 майдан 2 сенә каршы төндә Базарлы Матак, Иске Хурада, Сихтермә-Хузангай һәм Түбән Колчурино чиркәүләрендә Пасха гыйбадәтләре узды.
Пасха – православныйларның ел буе көтеп алынган иң зур бәйрәме. Пасха гыйбадәте төнге сәгать 12 дә дин тотучыларның храмнар тирәли йөреше белән башланып китте. Аннан соң чиркәүләрдә бәйрәм догалары укылды.
2 май – Пасха көнендә православныйларның өйләрендә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Кулич, буялган йомыркалар, башка сый-хөрмәтләр куелган табыннар артында дуслар, туганнар очрашты. Балалар иртәдән храмнарга килделәр, биредә аларны Пасха күчтәнәчләре белән сыйладылар. Гомумән, бу көнне барлык өйләрдә сабыйлар өчен бәйрәм бүләкләре, тәм-томнар әзерләнгән иде.
Район благочинные Андрей Зиньков Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып бәйрәм гыйбадәте үткәрде, шулай ук күп балалы гаиләләрне бәйрәм белән тәбрикләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев