Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең туры гөрләп үтте. Фото һәм Видео.

    Зыкы салкыннары, кар-бураннары белән кыш әле үзенең җирдә тулы хокуклы хуҗа булуын күрсәтә. Ә без инде язның беренче бәйрәменә әзерләнәбез.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    25 гыйнвар кичендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең район туры гөрләп үтте. Район мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелгән 17 гүзәл зат  берсеннән-берсе уздырып уңганлыгын, булдыклылыгын күрсәтте. Сокланмый мөмкин түгел безнең хатын-кызларга! Сөю-назы чикләрне белмәгән ана да алар, үз эшләренең чын осталары да, мәдәният-рухият сагында торучылар да. Алай гынамы, өздереп җырлыйлар-бииләр, тегәләр-чигәләр, аш-су осталары да үзләре. Бер сүз белән әйткәндә, юк килмәгән җирләре!

    Традиция буенча, бәйге иң дулкынландыргыч – “Хатын-кыз – ана” номинациясе белән башланып китте. Анда чыгыш ясаган гүзәл затларның өчесе дә – үзләре күп бала табып үстерү өстенә, ятимнәрне дә җылы кочакларына сыендыра алган батыр аналар.

    Иске Матак урта мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшләүче Маргарита СОВЕТНИКОВА биш балага гомер биргән. Ире вакытсыз гүр иясе булгач та сыгылып төшми ул, балаларына әйбәт тәрбия биреп, хезмәткә өйрәтеп үстерә. Әле тагын ике үксезне гаиләсенә алып тәрбияләргә көч таба.

    Чиябаш авылыннан башлангыч сыйныфлар укытучысы Илизә ӘХМӘТШИНА – дүрт бала анасы. Ул-кызлары бер-бер артлы үсеп киткәч, алар ире белән тәрбиягә бала алырга дигән карарга киләләр. 2009 елны балалар йортыннан инвалид малай алып кайталар. Аның исәнлеген кайгыртып хастаханәдән-хастаханәгә йөриләр. Республика балалар клиник хастаханәсендә малайга катлаулы операция ясыйлар. Ә узган ел табиблар киңәше буенча улларын Мәскәүгә алып барып тагын бер операция ясатканнар. Хәзер инде малай әйбәт кенә укып йөри. Ул арада Әхмәтшиннар гаиләләренә тагын бер кыз бала да алганнар.

    Татар Суксуыннан  Рәфидә АБДУЛЛИНА үзе турында шигырьгә салып сөйләде. Эшкә уңган (алар зур хуҗалык, кече ферма тоталар), киң күңелле бу ханым өч малай, ике кыз табып үстергән, тагын дүрт ятим балага ана җылысы һәм назы биргән. Тормышта бер-берсенә терәк булып, шатлыгын да, борчуын да уртаклашып яшәгән ире Таһир белән конкурс сәхнәсенә дә бергә күтәрелде алар. Хәләле гармунда уйнаган көйгә яраткан җырын сузды Рәфидә. Гомумән, бу аналарның һәркайсы  чыгышларын үзләре башкарган җыр белән дә бизәде. Һәм барысын да балалары сәхнәгә чыгып котлады, чәчәкләр бүләк итте.

    “Өлкән яшьтәге хатын-кыз” номинациясендә чыгыш ясаучылар – гомер көзендә дә тормыштан ямь табып яшәүчеләр. Алардагы оптимистлык, тормышны ярату залда утыручыларга да күңел күтәренкелеге, уңай энергия өстәде бугай.

    Чуаш Кичүе авылында яшәүче Румия СИНГАТУЛЛИНА гомер буе китапханәче булып эшләгән. Ул хәзер дә гел кеше арасында, авыл тормышында актив катнаша, район газетасына мәкаләләр язып тора. Аның кулыннан килмәгән берәр эш бар микән? “Хезмәтем – җан рәхәтем” дип яшәүче Румия апа чәчәкләр үстерә, паласлар суга, кофталар бәйли, күлмәкләр тегә. Бик матур җырлый да ул. Күптәннән инде намазга баскан бу инсафлы ханым хаҗга да барып кайтты. Заман белән бергә атлый – әллә кайчан  компьютерны үзләштерде, рәхәтләнеп интернеттан файдалана.

    Вера ЛЫЧНИКОВА да озак еллар Иске Матак авылында китапханә белән җитәкчелек итте. “Хезмәт стажым 45 ел”,–ди ул горурлык белән. Җиденче дистәне вакласа да, Вера Алексеевнадан яшьлек рухы бөркелеп тора. Ул спорт белән дус, бигрәк тә теннисны ярата, үзешчән сәнгатьтә катнаша (бәйгедә дә матур җыр башкарды). Ә инде иң яраткан шөгыле – чигүгә көчен дә, вакытын да кызганмый. Иң беренче чигешләрен капчык киндерендә  башлаган Вера Алексеевна хәзер бу эшнең менә дигән остасына әверелгән. Ул чиккән иконалар, табигать күренешләре, натюрмортлар – чын сәнгать әсәрләре. Күз явын алырлык чигешләре белән төрле бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә катнаша, призлы урыннар яулый ул. Осталыгын, тәҗрибәсен бүтәннәргә дә җиткерергә тырыша – авыл клубында “Оста куллар” түгәрәге алып бара.

    Борискино авылыннан килгән Александра ВОРОНЦОВА да зал тулы халыкның мәхәббәтен, ихтирамын яулады. Әти-әнисе кулаклар дип сөрелгәч, Пермь өлкәсенең куе урманнары уртасында баракта дөньяга килгән, тормышында байтак авырлыклар күргән Александра Кирилловнаның яшәү дәрте ташып тора.

    –Ике ай ярымнан миңа 85 яшь тула. Әмма әле 17 яшьтә генәмен кебек. Күңел картаймый, киләчәккә өмет яшәтә кешене.  Мин ышанам – иң әйбәт вакытлар алда әле,–диде яшьлегендә ГЭС та төзегән, заводта да эшләгән, ә гомеренең иң күп елларын укытучы хезмәтенә багышлаган ветеран. Аның көчле көр тавыш белән шигырьләр укуын да зал йотлыгып тыңлады.

    Александра Кирилловна да кул эшләре остасы. Берничә ел элек аның чигү эшләреннән район мәдәният йортында күргәзмә дә ясалган иде. Ул хәзер үзенең авылдагы өен музей итәргә ниятли икән.

    “Язмышым –һөнәрем” номинациясендә тәкъдим ителгән ханымнарның һәркайсы – сайлаган профессияләренә тугрылыклы калган, уңганлыклары, тырышлыклары нәтиҗәсендә уңышка ирешкән, үз тармакларында әйдәп баручы белгечләр. Алар үз хезмәтләре турында шулкадәр яратып сөйләделәр!

    Район үзәк хастаханәсенең массаж буенча шәфкать туташы Румия ШАКИРОВА: “Хезмәтем белән кешеләргә шифа китерә, авыруларын җиңеләйтә алсам, пациентларым  канәгать булып, рәхмәт әйтеп китсәләр, минем өчен бу иң зур сөенеч һәм бәхет”,–ди. Массажның кеше организмына сихәте турында да ул бик ышандырырлык бәян итте. Ире Мансурның гармунда уйнап матур җыр башкаруы аның чыгышын тагын да тулыландырды, бизәде. Румиянең биюен дә тамашачылар алкышлар белән бәяләделәр.

    Район мәдәният бүлеге бухгалтеры Инна ВИЛЬДЕЕВА профессиясенең коры саннардан гына гыйбарәт түгел, ә кызыклы һәм мавыктыргыч хезмәт булуына сүзләр белән генә түгел, ә шаяру катыш җыр белән дә инандырды. Аның сәхнәдәге чыгышы артистларча осталыгы белән дә сокландырды.

    Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының мөлкәт мәсьәләләре буенча баш белгече Татьяна СИВЕНКОВА да эшенең төп мәгънәсен кешеләргә сыйфатлы һәм әйбәт хезмәт күрсәтүдә күрә. “Миңа бухгалтер да, юрист та, эшләр башкаручы да булырга  туры килә. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күрү, кешеләрнең катлаулы милек мәсьәләләре тиешенчә хәл ителү миңа зур канәгатьлек китерә”,–ди ул. Спортка мөкиббән, үзешчән сәнгатьне яратучы Татьянаның сәхнәдә кызы белән бергә башкарган җыры көчле алкышларга күмелде.

    Үзләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагоглар – Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры урынбасары Гүзәлия ИДИЯТУЛЛИНАга, Базарлы Матак урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анжела КУДОСОВАга, “Каенкай” балалар бакчасы укытучы-логопеды Наталья КОНОВАЛОВАга конкурста чыгыш ясарга ярдәмгә күп коллегалары, балалар да килгән иде. Бу конкурсантларның һәрберсенең чыгышлары  үзенчәлекле һәм эчтәлекле булды.

    “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре  Резедә МУРСАЛИМОВА 15 елдан артык инде Апак авылында социаль хезмәткәр булып эшли. Өлкән яшьтәгеләрнең хәленә керә, аңлый белә, аларга көндәлек тормышларында төрлечә ярдәм күрсәтә ул. Ялгыз олыларның яшәешен кызыклырак итү өчен “Авылда кич утыру” клубы оештырган. Хәзер өлкәннәрне “скандинавиячә” йөрергә өйрәтә башлаган.

        “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә чыгыш ясаучылар – Иске Чаллы авылы китапханәчесе Алия САФИУЛЛИНА, Түбән Әлки авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әминә МИСАЛОВА, Урта Әлки клубы мөдире Рәсинә ӘҺЛИУЛЛИНА, Түбән Кәчи мәдәният йорты директоры Марина ИВАНОВА – рухи кыйммәтләрне халыкка җиткерү, авыл кешеләренең ялын мәгънәле, эчтәлекле итеп оештыру өчен янып-көеп йөрүче мәдәният хезмәткәрләре. Аларның хезмәте җиңелләрдән түгел, әле бит төп вазыйфаларыннан тыш та авыл җирендәге бихисап эшләрне башкаралар. Конкурс сәхнәсендәге чыгышлары да кызыклы булды.

    Әминә Мисалованың бөтен гаиләсе артистлык осталыгына ия икән. Бер кызы белән ул скетч күрсәтте, ә тагын бер кызы, улы һәм ире үзбәк, татар биюләрен, “лизгинка”ны өздереп, тамашачыларны шаккатырды. Хәтта карыш буйлы, зур түбәтәйле оныгы да түзмәде, сәхнәгә йөгереп менеп, биеп күрсәтте.

     

    Күбесенчә ир-егетләрдән торган жюрига җиңүчеләрне билгеләү бер дә җиңел булмаган. Йомгаклау сүзендә моны  район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та әйтеп үтте.

    –Бәйге булгач, урыннар билгеләдек билгеләвен. Әмма һич икеләнми әйтәм: сез барыгыз да җиңүчеләр бүген! –диде ул, конкурсантларны тәбрикләп.

    “Хатын-кыз – ана” номинациясендә беренче урын Рәфидә Абдуллинага бирелде. “Өлкән яшьтәге хатын-кыз” җиңүчесе – Вера Лычникова. “Язмышым – профессиям” номинациясендә  иң яхшы дип Татьяна Сивенкова табылды. Ә “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә Әминә Мисалова җиңүгә лаек булды.

    Конкурсантларга дип-ломнар һәм бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов һәм аның урынбасары Лия Мәрдегалләмова тапшырды. Район мәдәният йорты ир-егетләре исә кичәдә катнашучыларны матур җырлары белән сөендерделәр.

    Бәйге җиңүчеләре иртәгә “Ел хатын-кызы”ның Яңа Чишмәдә узачак зона турында район данын яклаячак. Уңышлар аларга!

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: