Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында герой Галимҗан Шәхвәлиевка истәлек тактасы ачылды

Советлар Союзы Герое Галимҗан Шәхвәлиевка туган авылы Татар Төгәлбәендә истәлек тактасы тантаналы төстә ачылды.

Батыр Галимҗан Шәһвәлиевның тууына100 ел булды .Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә Татар  Төгәлбәе үзәгендә аның истәлегенә мәрмәр такта ачылды.
Истәлек тактасына геройның сүрәте төшерелгән ,туган һәм үлгән даталарын уеп язылган
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин :
-Батыр Галимҗан Шәһвәлиев турында туган авылында,районда белмәгән кеше юк инде. Без аның исемен буыннан -буынга мәңгеләштерү йозеннән әлеге истәлек тактасын булдырдык.Бөек Ватан сугышында ул күрсәткән батырлыклар онытылырга тиеш түгел.Тыныч имин тормышыбыз өчен геройларча көрәшкән каһарман якташыбыз алдында без һәрчак бурычлы,-диде ул.
-Йогышлы чирдән саклану белән бәйле чикләүләр аркасында истәлек тактасы ачу тантанасы Герой Галимҗан Шәһвәлиевнең авылдашларын чакыра алмадык.Әмма ,һичшиксез авыл үзәгендәге әлеге истәлек тактасы төгәлбәйлеләр өчен кадерле урын булыр,герой турындагы хатирәләрне берәмтекләп сакларбыз,-диде Кошки авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллин.

Истәлек тактасыбелән янәшәдә авыл китапханәчесе Әнисә Фәсахова герой турында документлардан күргәзмә ясап куйган иде.
Истәлек тактасы авыл клубының түр диварына беркетелгән.Каршындагы бакчада чәчәкләр утыртканнар
Дөньялар үз көенә кайткач Галимҗан Шәхвәлиенең Ярославль өлкәсендә яшәүче кызы Разия ханым да әтисенең туган авылын күрергә  кайтырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев