Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында гинекологлар өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрделәр

23 сентябрьдә Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 9-11 сыйныфта укучы кызлар белән әңгәмә үткәрделәр.

Очрашуның төп темалары –иртә башланган җенси мөнәсәбәтләр, йөклелекне булдырмау юллары.

Кызлар алдында хастаханәнең акушерлык-гинекология бүлекчәсе мөдире Эма Шәйхетдинова һәм табиб-гинеколог Галина Шәрәфиева чыгыш ясадылар. Алар кызларны борчыган күп кенә темаларга кагылдылар. Әңгәмәдән шул аңлашылды: әниләр кызлары белән мондый темаларга сөйләшергә оялалар, чөнки аларны һаман кечкенә дип саныйлар.

Очрашуда катнашучылар фикеренчә, әңгәмә бик тә урынлы, кирәкле булып, күп кенә “тыелган” сорауларга җавап табарга ярдәм иткән. Табиблар белән сөйләшү барышында кызлар яшьли абортлар ясатуны кисәтү хакында ике фильм да караганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев