Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Җиңү көне турында фильм эшлиләр

Әлки район мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү турында фильм ясый башлаганнар.

Коронавирус пандемиясе аркасында быел Җиңү бәйрәме яңа форматта – күп халык катнашыннан башка узды. Масштаблы чаралар үткәрелмәсә дә, Җиңү көне үзенчәлекле төстә бәйрәм ителде. Район үзәге урамнарыннан автоколонна узды, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны өйләренә барып котладылар, концертлар күрсәттеләр.

Мәдәният хезмәткәрләре районда Җиңү көненең ничек үткәрелүе хакында фильм эшлиләр. Анда алар үзләре һәм район газетасы журналистлары бәйрәм көнендә төшергән фото һәм видеоматериалларны файдаланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев