Әлки районында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек бара
Узган җомгада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы уздырылды.
Аны район башлыгы Александр Никошин алып барды. Җитәкче 9 Майны бәйрәм итү өчен җаваплы булган һәр кеше, шул исәптән, җирлекләр башлыклары да барлык россиялеләр өчен кадерле булган әлеге бәйрәмне югары дәрәҗәдә билегләп үтү чараларын күрергә тиешләр, дип ассызыклады.
Мәктәпләрдә тыл хезмәтчәннәре, кырыс сугыш елларында туып үскән әбиләр һәм бабайлар белән очрашулар үткәрү планлаштырыла. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзаларына зур өмет баглыйлар. Укучылар, волонтерлар, җирле активистлар ветераннарның өйләренә барып хуҗалык эшләрендә булышачаклар, йорт тирәләрен чистартуда ярдәм итәчәкләр.
Җирлек башлыклары һәйкәлләр һәм обелисклар тирәләрен төзекләндерүне май бәйрәмнәренә кадәр үк оештырырга тиешләр. Алар шулай ук җирлек советлары депутатлары белән бергәләп ветераннар янына барачаклар һәм аларга бүләкләр тапшырачаклар.
Ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин әйтүенчә, Шәпкә авылындагы обелискны матур итеп тотып алу хакында гариза кергән. Бу мәсьәлә комиссия тарафыннан каралачак.
Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан якташларыбыз хәзер икәү генә инде. Аларның берсе кызы гаиләсендә, Лаеш районының Габиш бистәсендә яши. Хәзерге вакытта районда сугыш ветераны статусына ия 143 кеше гомер итә. Аларның дүртесе – сугышта катнашканнарның тол хатыннары, 22 тол әби әле тыл хезмәтчәне исеменә дә ия, шулай ук 115 кеше тыл хезмәтчәне исемен йөртә.
Мәдәният хезмәткәрләре Җиңү көненә багышлап музыкаль программалар әзерләргә кереште дә инде. Моның өстенә район мәдәният йортында “Алар Җиңү хакына сугышты” дигән фоторәсемнәр һәм ядкәрьләр күргәзмәсе җәелдереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев