Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Хач ману өчен биш бәке изгеләндерелә

Православие динен тотучылар 18нән 19 гыйнварга каршы төндә иң зур бәйрәмнәренең берсе – Хач мануны билгеләп үтә.

Электән килгән гадәт буенча, бу бәйрәмдә чиркәүләрдә һәм елга-күлләрдә ясалган бәкеләрдәге су изгеләндерелә.

Әлки районында Хач ману өчен биш авылда сулыклар изгеләндереләчәк. Әмма чуму өчен бәкеләр ике урында – Базарлы Матакта һәм Сихтермә-Хузангайда гына җиһазлана.

Чуаш Шәпкәсендәге чишмә суын изгеләндерү бүген 22.00 сәгатьтә үткәрелә. Тик биредә коену булмаячак.

Сихтермә-Хузангай авылындагы сулыкта бәке-иорданьдагы суны изгеләндерү һәм коену 23.30 сәгатьтә оештырыла.  

Базарлы Матактагы Актай буасында суны изгеләндерү һәм бәкегә чуму 24.00 сәгатьтә булачак.

Түбән Колчурино, Иске Матак, Борискино авыллары буалары һәм чишмәләрендә дә су изгеләндереләчәк. Аннан суны алырга мөмкин була. Әмма бу сулыклар коену өчен җиһазландырылмый.

Сулыклар янында полиция хезмәткәрләре, коткаручылар, табиблар кизү торачак. Быел шулай ук Роспотребнадзор таләпләренең дә һичшиксез үтәлүе зарур. Аерым алганда, суны изгеләнлдерү тантанасында катнашучылар һәм коенырга килүчеләр арасында 1,5 -2 метр дистанция сакланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев