Реклама
.
Район ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында бүген, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, ике пар язылышты.
Түбән Әлки авылы егете Булат Хәмәтҗанов һәм Карга авылыннан Адилә Ялакова бүгеннән язмышларын бергә бәйләде. Кияү белән кәләш икесе дә Шәйхетдиновлар шәхси предприятиесендә эшлиләр. Берсе – механизатор, икенчесе – лаборант. Яшьләр эш урынында танышып, дуслашып киткәннәр. Инде менә гаилә дә корып җибәрделәр.
Булат белән Адилә районда төпләнеп калырга, Базарлы Матакта яшәргә җыеналар.
Икенче пар – Иске Әнҗерәдән Искәндәр Закиров һәм Карамалыдан Гөлгенә Сафиуллина. Алар киләчәк тормышларын шәһәр белән бәйли, Казанда яшәргә ниятлиләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз