Реклама
Базарлы Матак авылының үзәк паркында кар сыннары барлыкка килде.
Район үзәге учреждениеләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре иң яхшы кар сыннары конкурсында актив катнашалар. Ленин паркында бик күп матур әкият персонажлары һәм хайваннар барлыкка килде. Авыл халкы фантазия һәм иҗат белән фигуралар ясауга керештеләр, Яңа Ел кәефе булдырырга тырыштылар.
Барыгызны да конкурска актив кушылырга чакырабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз