Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында коронавирусның беренче очрагы расланды

Районда бүген коронавирус йоктыруның беренче очрагы турында билгеле булды.

Районның баш табибы Светлана Одушкина әйтүенчә,вирус белән зарарланган пациент-1959 елда туган хатын-кыз. Хәзер ул Чистай шәһәре хастаханәсендә дәвалана. Авыруның вирусны кайда йоктыруы әлегә ачыкланмаган.

Шулай итеп, куркыныч вирус безнең районга да үтеп керде. Димәк, безгә хәзер тагын да саграк булырга, табиблар кушканнарны төгәл үтәргә кирәк. Кирәксә- кирәкмәсә өйдән чыгып йөрмәү, кулларны сабынлап ешрак юу, битлек киеп йөрү зарур. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Татарстанда узган тәүлектә  COVID-19ның 85 яңа очрагы ачыкланган. Хәзер республикада коронавирус йоктыруның барысы  1671 очрагы теркәлгән. Биш кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев