Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында өлкәннәргә ашамлыклар һәм даруларны волонтерлар китерә

    Редакциягә бер бабай шылтыратты. “Мин район үзәгендә яшим. Без картларга кибетләргә атнага ике көн генә чыгарга ярый, дип ишеттек. Өйдә азык-төлек бетте. Кайсы көннәрдә чыгып алырга ярый икән?”–ди.

    Без коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча районда эшче төркем җитәкчесе Ленар Әһлиуллин белән элемтәгә кердек. Ул болай дип җавап бирде:

    –Районда 6500 өлкән яшьтәге кеше исәпләнә. Шуның 3500 е ялгыз яшиләр. Аларның барысына да диярлек волонтерлар беркетелгән.

    Өлкәннәргә азык-төлек, дарулар сатып алу өчен урамга чыгып йөрмәү хәерлерәк. Алар 2-08-88 номеры буенча кайнар линиягә шылтыратып, үз йомышларын җиткерә алалар. Әлеге бердәм телефон номерына  авыллардан да шылтыратырга мөмкин.

    Абый-апалар операторларга үзләренең исемнәрен, адресларын атагач, аларның өйләренә киләсе волонтерның исеме хәбәр ителәчәк. Волонтер өйгә килгәч, сезгә үзенең паспортын күрсәтә. Ул сездән кимендә бер атнага җитәрлек азык-төлек, рецептсыз дарулар исемлеген һәм шуңа җитәрлек акча ала. Ахырдан волонтер товар чегы нигезендә сезнең белән исәп-хисап ясый.

    Бу көннәрдә авылларда яшәүче өлкән буын вәкилләренә аеруча игътибарлы булсак иде. Бәлки янәшәгездә генә ялгыз әби-бабай яшәп ятадыр. Алар турында кайгыртучанлык күрсәтик. Әлегә өлкәннәребезнең өйдә утыруы сорала. Өстәмә түләүләр буенча да кайгыртасы юк. Алар автомат рәвештә күчереләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: