Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Мобиль поликлиника” эше белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев танышып киттеләр

Районда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев булып китте.

Алар Салман авылында “Мобиль поликлиника” эше белән таныштылар.

Кунакларны район башлыгы Александр Никошин һәм баш табиб Светлана Одушкина озатып йөрде.

Мәгълүм булганча, авылга килеп халыкка медицина хезмәте күрсәтүне “Бердәм Россия” партиясенең республика бүлеге тәкъдим иткән иде. Әлеге проектны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тормышка ашыра. Республика клиник хастаханәсе белгечләреннән торган “Мобиль поликлиника” районыбызда өч атна эшләде. Кардиолог, невролог, хирург, эндокринолог һәм башка тар профильле табиблар Юхмачы, Хузангай, Салман кустларында 300 гә якын әлкилегә профилактика тикшерүләре үткәрде.

Римма Ратникова һәм Рафаэль Шәвәлиев Салманда күчмә поликлиникага күренергә килгән кешеләр белән очрашып сөйләштеләр, аларның фикерләрен белештеләр. Авыл халкы Казан табибларының болай авылга килеп кешеләрне кабул итүен бик хуплый. Һәркем бу яңа проектның авыл кешесе өчен гаять уңайлы булуын әйтте.

“Регистратурадагы кызлар да, табиблар да авыруларга карата бик игътибарлылар, ягымлылар, һәр кешегә ярдәм итәргә тырышалар. Медицина хезмәткәренең тәмле сүзе дә дәвалый бит кешене”,– диде салманлылар. Авыл кешеләренә карата мондый кайгыртучанлык өчен республика җитәкчеләренә, медицина хезмәткәрләренә рәхмәтләр әйттеләр. “Мобиль поликлиника”ның эшен камилләштерү буенча теләкләр дә әйтелде. “Биредә үк лаборатория дә эшләсен иде. Анализларны шунда тапшырсаң, бигрәк тә уңайлы булыр иде”,–дигән тәкъдимнәрен җиткерде салманлылар җитәкчеләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев