Әлки районында Нәби Дәүли исемендәге VI ачык фәнни-тикшеренү конференциясе үтте
Быел укучыларның Нәби Дәүли исемендәге VI ачык фәнни-тикшеренү конференциясе гадәтләнгәнчә гимназиядә түгел, Балалар иҗаты йортында үтте.
Сәбәбе – язучы якташыбыз исемен йөртүче уку йортында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Шатланырга гына моңа, чөнки киләсе елдан конференция республика масштабында үтәргә мөмкин. Димәк, укучыларның җиденче фәнни конференциясе статусы күтәрелә һәм аны ремонтланган, матурайган уку йортында үткәрү бигрәк тә әйбәт булачак.
Конференциянең тагын бер үзенчәлеге бар – аның эшендә Нәби Дәүлинең кызлары катнаша. Быелгысына Гөлфия ханым Дәүләтшина кайткан. Ул Казандагы Каюм Насыйри музее хезмәткәре, әтисе исемен мәңгеләштерү буенча армый-талмый зур эш алып бара.
Гөлфия Нәби кызын тантаналы төстә каршы алды хуҗалар: гимназия укучылары аны эчкерсез сәламләде, ә фойеда гармунга кушылып, курай тарттылар, агач кашыклар белән көй чыгардылар. Зур күргәзмә дә әзерләнгән иде: гимназиядәге Нәби Дәүли музееннан иң кадерле экспонатларны куйганнар. Укучылар алар турында татар һәм рус кына түгел, инглизчә дә сөйләп бирделәр. Конференция кунагы әтисе әсәрләре буенча балалар ясаган рәсемнәрне, алар укыган шигырьләрне дулкынланып карады һәм тыңлады.
Укучылар әзерләгән сәхнә күренешен карагач һәм укытучылар башкаруында Нәби Дәүли сүзләренә язылган “Әлкием-әллием-бәллием” җырын тыңлагач, конференциядә катнашучыларны гимназия директоры Фәридә Яруллина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова сәламләделәр.
–Без мәктәптә укыганда сыйныф җитәкчебез Федор Степанович Казачкин Нәби Дәүли белән хатлар языша, аларның эчтәлеген безгә дә җиткерә иде. Язучы якташыбыз шуңа да безгә бик якын, үз тоела иде,–дип исенә төшереп үтте Лия Каюм кызы.
Аннары сүзне Гөлфия Нәби кызына бирделәр. Дөресрәге, аны гимназия газетасы редакциясенә кунакка чакырдылар, һәм ул яшь “корреспондентлар” сорауларына бик кызык-лы җаваплар бирде.
–Сугыш башлангач фронтка алынган әтием август аенда иптәшләре белән камалышта кала һәм фашистлар тоткынлыгына эләгә. Шуннан соң ул немец концлагерьларында 4 ел газап чигә. Мин бик күптәннән инде Германиягә барып, әтием булган җирләрне күрү турында хыялландым. Һәм, ниһаять, теләгем чынга ашты. Алман илендә өч көн тордым, бик күп урыннарда булырга өлгердем. Шуңа исем китте: Германиянең күп китапханәләрендә Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”, “Җимерелгән бастион” китаплары бар,–дип җавап бирде ул “гәзитчеләр” соравына.
Кунактан алар “Әтиегез оста рәссам да булган, аның рәсемнәре кайда саклана?”–дип тә сорадылар.
–Әтинең натюрмортлары, пейзажлары бар, ул аларны Аккош күлендәге дачада яшәгәндә ясады. Рәсемнәр миндә саклана,– диде Гөлфия ханым.
–Сез әтиегезнең туган ягына еш кайтасыз. Нинди хисләр кичерәсез, уйлар уйлыйсыз Әлки җиренә кайткач?
Бу сорау Гөлфия Нәби кызын дулкынландырды бугай, берара уйланып торды ул, аннары болай диде:
–Бары яхшы, уңай хисләр! Беренче тапкыр Әлкигә килүемдә Германиягә баргач кичергән тойгылар булды күңелемдә. Мин биредә булган саен әтиемнең истәлеге ныгый, рәхмәт сезгә!
Башка сорауларга да теләп, тулы җавап бирде язучы кызы. Аннары С. Лисенков исемендәге туган як тарихы музее хезмәткәре Рамилә Галиева Нәби Дәүлигә багышланган экспозиция хакында сөйләде. Ә укытучы Сәйдә Сафиуллина шагыйрь сүзенә язылган “Син кайда идең” дигән җырны башкарды. Конференциянең беренче өлеше бергәләп “Туган тел” не җырлау белән тәмамланды. Ә икенче өлешендә 15 укучының татар һәм рус телләре һәм әдәбияты мәсьәләләренә багышланган эшләрен тыңлап бәя бирделәр. Шунысы сөендерде: балалар төрле темаларны бик кызыксынып өйрәнгән, тулы итеп ачкан, һәм аларның чыгышы залда утыручылар өчен дә кызыклы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев