Реклама
Инде хәбәр иткәнебезчә, районда иң купшы Яңа ел чыршысына, оешмалар һәм аерым йортларның иң матур бизәлешенә, иң күркәм кар-боз сыннарына бәйге игълан ителде.
Район үзәгендә һәм авылларда берсеннән-берсе ямьлерәк итеп бизәлгән биналар, йортлар көннән-көн арта. Паркларда, оешмалар каршында кар-боздан ясалган Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле җәнлекләр сыннары да пәйда була. Бу әкияти бер матурлык, бәйрәм рухы һәм күтәренкелек тудыра.
Иң матур бизәлгән оешмалар һәм йортлар Яңа ел төнендә Үзәк паркта үтәсе бәйрәмдә аталачак. Авыл җирлекләре арасында иң матур чыршыга бәйге нәтиҗәләре дә шунда чыгарылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз