Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында пошилар, кыр кәҗәләре арткан

Районда ау рөхсәт ителгән кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу бара.

Җәнлек һәм кошларны санау эшләре 1 гыйнвардан башланды һәм 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Исәпкә алу райондагы ике аучылык биләмәсендә дә алып барыла. Бу эш һәркайсы 5-15 чакрым озынлыктагы 58 маршрут буенча башкарылачак. Һәр елдагыча, аны егерьлар, җәмәгать инспекторлары – аучылар эшли. Алар 9 маршрутны узганнар инде. Соңгы көннәрдә булган бураннардан соң урманда кар катламы арткан, эш тә катлаулана төшкән.

Хайваннарны исәпкә алу болай башкарыла. Башта кар машиналары ярдәмендә маршрутта барлык җәнлек эзләрен бетереп чыгалар, ә бер тәүлектән соң шунда салынган эзләрне саныйлар. Җанварлар эзләре буенча таныла икән. Исәпкә алу барышында районда дистәдән артык төрдәге кыргый хайваннар һәм киек кошлар теркәлә. Безнең урманнарда кыр кәҗәләре, пошилар, кабаннар, куяннар, төлкеләр, сусарлар, тиеннәр, кыр һәм урман тавыклары яши. Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтүенчә, аучылык биләмәләрендә куяннарның, пошиларның һәм кыр кәҗәләренең артуы күзәтелә. Ә менә кабаннар саны кимегән, бу дуңгызларда африка чумасы чире таралуга юл куймау максатында аларны күпләп аулау белән бәйле.

Маршрутлар үтелеп беткәч, мәгълүматлар Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетына юлланачак. Алар буенча районның җәнлекләргә ау лимиты билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев