Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында республика клиник хастаханәсенең күчмә мобиль поликлиника 200 гә якын пациентны кабул итте инде

Менә икенче атна инде районыбызда күчмә мобиль поликлиника эшли. Сала халкының сәламәтлеген тикшерү, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен республика клиник хастаханәсе табиблары үзләре авылга килде.

Үзәктән читтә урнашкан  һәм кечкенә авылларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүне күздә тоткан әлеге программа “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” милли проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла.

Медицина үзе халык арасына чыгарга тиеш  – бу “Бердәм Россия” партиясенең  Татарстан бүлеге башлангычы. Шундый тәкъдим белән ул Президент Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Нәтиҗәдә республикада дүрт мобиль медицина комплексы сатып алынды. Һәм алар августтан авыл халкына хезмәт күрсәтә  башлады.  

Республика дүрт зонага бүленде. Һәр мобиль поликлиника төбәкнең әйдәп баручы бер медицина учреждениесенә беркетелде. Безнең район – республика клиник хастаханәсе карамагында.

“Тәгәрмәчле поликлиника”  районга узган атна башында килде. Ул биш көн дәвамында Юхмачыда әлеге кустка керүче авыллар халкына хезмәт күрсәтте. Ә бу атнада Хузангайда пациентларны кабул итте. Киләсе атнада исә мобиль медицина комплексы Салман кустында яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшерәчәк.

Мобиль поликлиника – тулы бер медицина кластеры. Анда бөтен кирәкле нәрсә: регистратура, функциональ диагностика кабинеты, табиблар кабинетлары бар. Модуль   ел әйләнәсе, теләсә нинди һава шартларында эшләрлек итеп проектланган. Аны йөк “Камаз”ы  күчереп йөртә. Күчмә медицина комплексы табибларны йөртү өчен микроавтобус белән дә тәэмин ителгән.

–Күчмә поликлиникада авыруларны  кардиолог, невролог, хирург, эндокринолог кебек тар профильле белгечләр кабул итә,–ди район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Игорь ЛЕОНТЬЕВ. –Зарурлык туганда республика клиник хастаханәсеннән бүтән табиблар да килеп пациентларны карый. Поликлиника һәр көнне 20 кешене кабул итә. Ике атна дәвамында төрле авыллардан 200 ләп кеше квалификацияле табибларда булып, консультация алды. Ә гомумән мобиль медицина комплексында 300 гә якын әлкиле профилактика тикшерүләре узачак.

Пациентлар – диспансеризациянең беренче этабында тар белгеч-табибларга күренү зарурлыгы ачыкланган кешеләр һәм төрле чирләр буенча терапевт, гомумпрактика табибы күзәтүе астында булган авырулар. Аларның мобиль поликлиникада кабул ителү сәгате алдан ук билгеләнгән, бернинди чират, ыгы-зыгы юк, кешеләр табибка керү вакытын җылы бинада көтә.

 

Без күчмә мобиль поликлиника җитәкчесе Илфак ЯРМИЕВ белән дә сөйләштек.

–Авылларга килеп эшли башлаганчы мин әле бу проектның никадәр әһәмиятле булуын күз алдына китермәгәнмен икән. Халык поликлиника үзе авылга килүгә сөенеп бетә алмый. Бик рәхмәтләр әйтәләр, тәкъдимнәр кенәгәсенә  җылы сүзләр язып калдыралар. Авыл кешесе шундый бит инде – чирләп китүгә табибка барырга ашыкмый, терлек-туарны кемгә калдырыйм, бакчаны карарга кирәк, ди. Ә чир катлаулана, аза бара. Кемнеңдер шәһәргә чыгып китәргә мөмкинлеге дә булмыйдыр. Ә медицина хезмәткәрләре үзләре авылга килгәч, кеше кинәнеп табибка күренергә бара, дәвалау чараларын, киңәшен ала,–ди Илфак Илдус улы.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе – олы яшьтәгеләр. Бу инде аларга Өлкәннәр декадасында үзенә күрә бүләк тә булды.

Илфак Ярмиев әйтүенчә, поликлиникага килүчеләр бер генә түгел, әллә ничә белгечкә күренәләр. Шикәр диабеты, гипертония, йөрәк чирләре белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Һәркемне җентекләп карыйлар, кемгәдер тагын да җентеклерәк тикшерү үтәргә, икенче берәүләргә районда табиб күзәтүе астында булырга, кайберәүләргә хастаханәдә ятып дәваланырга тәкъдим ителә. Зарурлык булуга карап, Казаннан атнага берничә мәртәбә УЗИ табибы да килә икән. “Даими кабул итүче белгечләрдән тыш, лор-табиб, пульмонолог, окулист кирәк булуы да ачыкланды. Аларны да алып килергә тырышырбыз”,–ди күчмә поликлиника җитәкчесе.

 

Әлбәттә, кабул итүгә килгән кешеләр фикерләрен дә тыңладык.

–Мин неврологта булдым, менә хәзер кардиологка керергә торам,–ди Чуаш Кичүеннән Рафаэль ГАЙНЕТДИНОВ, –Регистратурадагы шәфкать туташлары да, табиблар да бик игътибарлы, ягымлылар. Һәр нәрсәне җентекләп аңлаталар. Мондый күчмә поликлиникалар – авыл халкы өчен бәхет. Бөтенесе бушлай, ерак юлга чыгып китәсе юк. Ә бит гомер буе авылда яшәп, Казан табибларына бер тапкыр да күренмәгән кешеләр бар.

Чуаш Борнаеннан Зоя ЕЛИКОВА да сүзен мондый чараны оештыручыларга, республика җитәкчеләренә рәхмәт әйтүдән башлады.

–Мин неврологта, эндокринологта, кан тамырлары хирургында булдым. Бик әйбәт кабул итәләр. Хирург менә Казанга кабул итүгә язып, интернет аша талон да алып бирде. Мондый күчмә поликлиника  авылга ел саен килсен иде,–ди ул.

 

Александр Дулатов, Валентина Козырева, Татьяна Андреева да табибларга ихлас рәхмәтләрен әйтеп, бу игелекле эшнең дәвамлы булуын теләделәр.

 

Түбән Кәчи фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рамилә ФӘСАХОВА мобиль поликлиникага кабул итүгә 11 кешене алып килгән.

–Алар барысы да – өлкән яшьтәгеләр. Саулыклары да нык какшаган инде. Күбесендә шикәр чире, кан басымы, йөрәк авырулары. Казан табибларына күренергә баруларына бик сөенделәр. Авыл җирлеге башлыгы Михаил Елифанов үзләрен Юхмачыга машина белән алып барып кайтуны оештырды. Пациентларым  табибларда булдылар, аларның киңәшләрен тыңладылар, мондый кайгырту-игътибардан бик канәгать калдылар. Үземнең дә, авыл кешеләренең дә фикере бер – “Мобиль поликлинка” проекты бик кирәкле һәм вакытлы. Аны оештыручыларга рәхмәт,–диде безгә фельдшер Рамилә Фәсахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев