Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сайлауда 245 күзәтүче эшли

Районда сайлауларның барашын 245 күзәтүче карап тора. Бу хакта безгә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр итте.

Билгеле, бу тавыш бирү процедураларының үтә күренмәлелеген һәм законлылыгын күрсәтүнең зур мөмкинлеге.

Районда тавыш бирү 49 сайлау участогында оештырылган. Һәр участокта күзәтүчеләр эшли.

Бүген безнең хәбәрчеләребез 719нчы Базарлы Матак сайлау участогында булдылар. Биредә тавыш бирү барышына 9 күзәтүче контрольлек итә. Аларның икесе – Татарстан Иҗтимагый  палатасы вәкилләре (берсе – “Чиста сайлаулар өчен” күзәтүчеләр корпусыннан). Участокта шулай ук киңәшмә тавыш хокукы белән ике участок сайлау комиссиясе әгъзасы эшлиләр.

Без муниципаль берәмлек вәкиллекле органына депутатлыкка кандидат Артур Хәйруллин белән сөйләштек. Ул сайлауда күзәтүче буларак катнаша. Артур Хәйруллин әйтүенчә, тавыш бирү оешкан төстә бара, барлык процедуралар ачык, законлы. Канун бозу очраклары теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев