Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сыерлар белән компьютер идарә итә

Узган атнада “Хузангай” җәмгыятенең сөтчелек комплексында терлекчелектә алдынгы технологияләрне куллануга багышланган семинар-киңәшмә булып үтте. Аның эше белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев җитәкчелек итте. Семинарда авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм терлекчелек комплекслары җитәкчеләре катнашты.

Семинарны ачып, Роберт Гадиев терлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә һәм продукция җитештерүне арттыруда алдынгы технологияләрне куллануның роле ничек зур булуын билгеләп үтте. Комплекста булганда катнашучылар моңа тагын бер кат инандылар.

“Хузангай” терлекчелек комплексы идарәчесе Вячеслав Ензаев кунакларны предприятиенең эше белән таныштырды. Сөт җитештерүдә цифрлы технологияләрне куллану тәҗрибәсен уртаклашуга ул аеруча зур урын бирде.

Биредә терлекләрне  тукландыру белән идарә итүнең махсус программасын кулланалар. Моның уңай нәтиҗәсе үзен бик тиз күрсәткән.  Малларны ничек дөрес ашатасын компьютер “исәпләп бирә”. Оптималь тукландыру аркасында савым күзгә күренеп арткан. Хуҗалыкта терлек азыгын да үзләрендә үстерәләр. Вячеслав Ензаев әйтүенчә, комплекста бер литр сөт җитештерү якынча 12 сумга төшә икән.

Комплекста 2700 баш савым сыеры асрала. Малларның санын арттыруны һәм токымнарын яхшыртуны да күздә тоталар. Монда көтү белән идарә итү программасы уңышлы кулланыла. Һәр сыерга чип беркетелгән, анда аның турында бөтен мәгълүмат  кертелгән. Әнә шулай программалаштыру аркасында һәрбер терлек, аның кайчан бозаулавы, күпме сөт бирүе турында белергә була.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә сыйфатлы азык хәзерләү һәм терлекләрне баланслы тукландыру хакында сөйләштеләр. Роберт Гадиев терлек азыгын үсемлекләрнең чәчәккә бөреләнгән вакытында хәзерләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Нәкъ шул чакта азык культураларында аксым иң күп микъдарда була.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ильвир Сәлахов  терлекләрне ясалма орлыкландыруның өстенлекләре хакында сөйләде.

Киңәшмәдә шулай ук район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, бозаулар хәзер алты айга кадәр ветеринария хезмәте күзәтүендә булачак. Бу малларның продуктлылыгына нигез салына торган бик мөһим чор, дип билгеләп үтте районның баш ветеринария табибы.

Тәҗрибә уртаклашуга корылган әлеге семинар терлекчелек тармагында эшләүчеләр өчен гаять файдалы булды. Анда катнашучылар үзләре өчен кирәкле байтак мәгълүмат алуларын әйттеләр. Сүз дә юк, алдынгы технологияләрне куллану терлекчелектә чыгымнарны киметергә, хезмәт шартларын яхшыртырга һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев