Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган аллеялар утыртылачак

    Бу язда район үзәгендә ике яңа аллея барлыкка киләчәк.

    Район урман хуҗалыгы эшчеләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган аллеялар утыртырга җыена. Урман хуҗалыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, әлеге агачлыклар Базарлы Матакның Афанасьев урамы артында урын алачак. Аллеяләр өчен миләш, юкә үсентеләре җитәрлек күләмдә әзерләнгән инде. Бу зур эшне апрель аенда урман утырту көнендә башкарырга исәплиләр.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: