Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында төлкеләргә вакцина-конфет тараталар

Районга кыргый җәнлекләр өчен котыру авыруына каршы 20 мең доза вакцина кайткан.

Конфет формасындагы әлеге тәмле даруларны ветеринария хезмәткәрләре аучылар, егерьләр белән бергә төлкеләр күп булган урыннарга (вблизи мест обитания) тараталар. Мәгълүм булганча, табигатьтә котыру чире белән күбрәк төлкеләр авырый. “Бу җәнлекләр инде нигездә балалады. Яшь үрчемдә котыруга каршы өстәмә иммунитет барлыкка килсен өчен әлеге тәмле вакцина бик кулай булачак”,–ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин. Иттән, балыктан ясалган, җәнлекләр яратып сыйлана торган вакцинаны 2-3 көн эчендә урман, елга буйларында таратып бетерергә уйлыйлар.

Соңгы өч-дүрт елда районда котыру чире очраклары булганы юк. Камил Хәйруллин әйтүенчә, монда һәр елны йорт хайваннарын һәм елга ике мәртәбә кыргый җәнлекләрне чиргә каршы вакциналауның роле бик зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев