Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында укыту-тәрбия учреждениеләрендә балаларны тукландыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде.

    Аны мәгариф идарәсе оештырды.

     

    Киңәшмәгә мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, ашханәләр хезмәткәрләре чакырылган иде.

    Район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллин “Меркурий” федераль системасында мәктәпләргә җибәрелә торган азык-төлекнең ничек чагылуы, система белән эшләү тәртибе хакында сөйләде.

    –Сөт, ит, йомырка кебек авыл хуҗалыгы продукциясе, алардан эшләнгән азык-төлек ветеринария документлары ияртеп кенә җибәрелә һәм реализацияләнә. Бу документларны продукция алынганнан соң бер тәүлек эчендә “ябарга” кирәк. Алар системада өч ел саклана. Ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыга, әйтик, белем бирү учреждениесе ашханәсендә тукланучы агуланып, сәламәтлегенә зыян килә икән, әлеге документлар төп дәлил ролен үтәячәк. Мәсәлән сөт, аннан ясалган ризык балаларга килеп җиткәнче нинди юл үткән, “Меркурий” барысын да ап-ачык күрсәтә,-дип аңлатты белгеч.

    Ә бу системаның  менеджеры Илнар Салахов тендер отып, белем бирү учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итүчеләр товарына куелган таләпләр турында сөйләде. Аның әйтүенчә, һәр товар (ит, балык, йомырка һ.б.) ваккуумлы капларда булырга тиеш икән. Бу уңайдан семинарда катнашучылар үз зар-дәгъваларын да әйтеп калырга ашыктылар. Әйтик, балык я ит төргәге артык зур булып, артып калган продукцияне кая итәргә, ничек сакларга? Ни өчен тендер отучы товарын үзе китереп бирми? Мәктәпләрнең моны эшләү өчен финанс һәм транспорт мөмкинлекләре  юк бит. Кайбер  сорауларга җавап бирелде, әмма кайберләре ахыргача ачыкланып бетмәде әле.

    Аннары балалар “тамагын” кайгыртучылар белән “Роспотребнадзор” идарәсенең төбәк бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә балаларның туклануын оештыруга нинди таләпләр куелуына багышлап семинар үткәрде. Ул бик тәфсилләп ашханә хезмәткәрләренең даими рәвештә медицина тикшерүе үтәргә, авыруларны кисәтү өчен нинди прививкалар ясатырга, гигиена әзерлеге нинди булырга һәм башка бик күп таләп-кагыйдәләрне искә төшерде. Ул савыт-сабаның, ашау һәм ашамлык әзерләү бүлмәләренең ничек юылырга, чистартылырга, хәтта кулларны ничек юарга кирәклеге хакында да җентекләп сөйләде.

    Мәктәпләрдә, бакчаларда уку елының икенче яртысын башладылар. Алда – озын өченче чирек. Ул имин узар, ашханәләргә китерелгән, шунда әзерләнгән ризык балалар өчен зарарсыз булып, аларга әйбәт уку өчен җитәрлек көч бирер дип ышанасы килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: