Әлки районында укыту-тәрбия учреждениеләрендә балаларны тукландыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде 1
Әлки районында укыту-тәрбия учреждениеләрендә балаларны тукландыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде. Аны мәгариф идарәсе оештырды. Киңәшмәгә мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, ашханәләр хезмәткәрләре чакырылган иде.
Район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллин “Меркурий” федераль системасында мәктәпләргә җибәрелә торган азык- төлекнең ничек чагылуы, система белән эшләү тәртибе хакында сөйләде.
–Сөт, ит, йомырка кебек авыл хуҗалыгы продукциясе, алардан эшләнгән азык- төлек кулланучыларга ветеринария документлары белән ияртеп кенә җибәрелә һәм реализацияләнә. Бу документларны продукция алынганнан соң бер тәүлек эчендә “ябарга” кирәк. Алар системада өч ел саклана. Ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыга, әйтик, белем бирү учреждениесе ашханәсендә тукланучы агуланып, сәламәтлегенә зыян килә икән, әлеге документлар төп дәлил ролен үтәячәк. Мәсәлән сөт, аннан ясалган ризык балаларга килеп җиткәнче нинди юл үткән, “Меркурий” барысын да ап-ачык күрсәтә,- дип аңлатты белгеч.
Ә бу системаның менеджеры Илнар Салахов тендер отып, белем бирү учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итүчеләр товарына куелган таләпләр турында сөйләде. Аның әйтүенчә, һәр товар (ит, балык, йомырка һ.б.) вакумлы капларда булырга тиеш икән. Бу уңайдан семинарда катнашучылар үз зар- дәгъваларын да әйтеп калырга ашыктылар. Әйтик, балык я ит төргәге артык зур булып, артып калган продукцияне кая итәргә, ничек сакларга? Ни өчен тендер отучы товарын үзе китереп бирми? Мәктәпләрнең моны эшләү өчен финанс һәм транспорт мөмкинлекләре юк бит. Кайбер сорауларга җавап бирелде, әмма кайберләре ахыргача ачыкланып бетмәде әле.
Аннары балалар “тамагын” кайгыртучылар “Роспотребнадзор” идарәсенең төбәк бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов белем һәм тәрбия бирү у ч р еж д е н и ел ә р е н д ә балаларның туклануын оештыруга нинди таләпләр куелуына багышлап семинар үткәрде. Ул бик тәфсилләп ашханә хезмәткәрләренең даими рәвештә медицина тикшерүе үтәргә, авыруларны кисәтү өчен нинди прививкалар ясатырга, гигиена әзерлеге нинди булырга һәм башка бик күп таләп-кагыйдәләрне искә төшерде. Ул савыт-сабаның, ашау һәм ашамлык әзерләү бүлмәләренең ничек юылырга, чистартылырга, хәтта кулларны ничек юарга кирәклеге хакында да җентекләп сөйләде.
Мәктәпләрдә, бакчаларда уку елының икенче яртысын башладылар. Алда – озын өченче чирек. Ул имин узар, ашханәләргә китерелгән, шунда әзерләнгән ризык балалар өчен зарарсыз булып, аларга әйбәт уку өчен җитәрлек көч бирер дип ышанасы килә.
СЕЗНЕҢ ФИКЕР
ФӘНИЯ ЗӘЙДУЛЛИНА, Чуаш Кичүе мәктәбе директоры:
–“Меркурий” системасы безне кәгазь эшеннән азат итте. Элек сатып алынган товарга документларны туплый һәм саклый идек. Хәзер кирәкле мәгълүмат әлеге системада 3 ел саклана, карарга, таләп ителгән җиргә күрсәтергә була.
Әмма тендер, товар җитештерүчеләр белән эшләүнең бик үк ошап җитмәгән ягы да бар: азык- төлекне үзебез сайлап алмыйбыз, китерелгәненә канәгать булырга кала. Товарның җитештерелү датасын тикшерүдән узып булмый. Ә үз бакчабызда үзебез үстергән яшелчәгә Нурлатка алып барып лаборатор анализ ясатабыз, шуннан соң гына кулланабыз. Ашханә хезмәткәрләребезгә килгәндә, аларга карата таләпләрне яхшы беләләр, җиренә җиткереп үтиләр.
АЛЬБЕРТ МӘХМҮТОВ, Яңа Салман мәктәбе директоры:
–Безнең ашханәдә 47 бала кайнар аш ашый. Аларны сыйфатлы чималдан тәмле итеп пешерелгән ризык белән тәэмин итәргә тырышабыз. Сөтне Яшел Үзән комбинаты, ипине, ит-балыкны тендер откан тәэминатчылар китереп бирә. Безнең өчен бик уңайлы, билгеле. “Меркурий” системасы кертү исә терлекчелек продукциясенә ветеринария документлары җыюдан (алар өчен әле акча да түли идек бит) котылдырды. Арткан азык-төлекне саклау өчен ике туңдыргычыбыз бар. Гомумән, балаларны ашату эше хәзер тәртипкә салынды – тендер системасы продуктлар китерүне җайлады. Шулай ук акча мәсьәләсе дә (бюджеттан бүлү, ата-аналар кертемнәре) хәл ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев