Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урман җәнлекләренә тәмле вакцина тараталар

Районда урман җәнлекләренә котыру авыруына каршы тәмле вакцина тараталар.

Котыру – хайваннарда очрый торган иң җитди чирләрнең берсе. Районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин әйтүенчә, бу чир белән гадәттә кыргый табигатьтә яшәүче хайваннар авырый. Алар аша авыруның йорт хайваннарына, шулай ук кешеләргә дә йогу куркынычы бар. Соңгы берничә елда районыбызда котыру очраклары теркәлмәгән. Монда, билгеле,   профилактика эшенең дә роле зур, һәм аны даими алып бару зарур.

Котыру чирен кисәтү максатында 2016 елдан башлап кыргый табигатьтәге җәнлекләргә вакциналар таратыла. Быел көзге чорда тарату өчен безнең районга 20 мең доза шундый вакцина бирелгән.

–Бу авыру нигездә төлкеләрдә очрый. Шуңа брикет-вакциналарны төлкеләр күп йөри торган урыннарга, төлке оялары тирәләренә салып чыгабыз. Бу эшне ветеринария хезмәткәрләре аучылар белән берлектә башкара. Алдавыч брикетлар иттарткычтан чыгарылган ит, балыктан ясалган, ә эченә полиэтилен капсулада вакцина яшерелгән. Тәмле вакциналарны тарату өчен хәзер иң кулай вакыт. Моны кар төшкәнче, коры һавада эшләргә кирәк. Хәзер аңа каргалар тияр дип тә куркасы юк. Вакциналарны бүреләр, этләр ашаса да ярый, чөнки алар да котыру чире белән авырырга мөмкин,–ди Камил Хәйруллин.

Йорт хайваннарына да котыру чиренә каршы вакцина ясала. Баш ветеринар табиб әйтүенчә, район ветеринария берләшмәсе һәм Юхмачы, Түбән Әлки, Алпар  участоклары белгечләре үз карамакларындагы авылларда йорттан-йортка йөреп малларга прививка ясыйлар. Котыруга каршы уколлар сыерларга, сарык-кәҗәләргә, атларга, гомумән, хуҗалыктагы барлык терлекләргә салына.

Билгеле, мал-туарны котыру ише авыр чиргә каршы вакциналауга терлек асраучы һәр кеше бик җитди һәм җаваплы карарга, бу эштә ветеринария белгечләренә ярдәм итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев