Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урманнарда агач утырталар

Район урманчылыгы бу язда 27 гектарда каен һәм нарат агачлары утыртуны күздә тота.

Бу эшләрдә 40 кеше катнаша. Агач үсентеләрен район урман хуҗалыгы үзенең 7,5 гектарлы питомнигында үстергән. Һәр гектарга уртача 4 мең данә агач үсентесе тотыла. Башлыча нарат һәм каен утырталар.

Хуҗалык үз хаҗәтеннән калган үсентеләрне башка район урманчылыкларына сатарга җыена.

Район урманчылыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, язгы чорда аларда эш кызу. Урман буйлары янгынга каршы полоса ясап 120 километр озынлыкта эшкәртеләчәк. Беседкалар, элмә такталар, мәгълүмат билгеләре яңартыла һәм ремонтлана.

10 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелгәннән бирле урман хезмәткәрләре  бөтен территорияне бәладән саклау буенча кизү тору, контрольлек итү оештыралар.

Янгынга каршы махсус режим чорында халыкка урманга кермәү хәерле. Табигать кочагында учаклар якмаска, корыган үләнне яндырмаска кирәк. Кагыйдәләрне үтәмәгән өчен административ штрафлар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев