Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында уҗымнарның ничек кышлавын тикшергәннәр

    Былтыр район буенча 24 мең 631 гектарда уҗым культуралары чәчелде. Шуның 1 мең 221 гектары арыш, 22 мең 809 гектары уҗым бодае, 601 гектары тритикале.

    Көзге культураларны чәчү шактый катлаулы шартларда барды. Һава торышының яңгырлы булуы аркасында чәчү вакытын бер-ике атнага озайтырга туры килде.

    Хәзер уҗымнарның нинди хәлдә булуын белү өчен без һәр 15 көн саен үсентеләрне тикшерү үткәрәбез. Беренче ысул – тетразол препараты белән уҗым үсентеләренең тармаклану өлешен тикшереп карыйбыз. Үсемлекләр исән булган очракта алар алсу төстә була. Бөтенләй төссез икән, димәк, үсенте һәлак булган. Безнең тикшерүләр 93 процент үсемлекләрнең исән икәнен күрсәтә.

    Икенче ысул буенча уҗым үсентеләре җир катламы белән алынып, лабораториядә 1-2 атна сыналды. Болай тикшерү ярдәмендә үсентеләрнең 2-3 проценты гына һәлак булуы һәм тармаклану өлешенең “тамыр череге”ннән зарарланмаганы ачыкланды.

    Районда уҗым культураларында шикәр күләме 19,5-28 процент тәшкил итә. Кышкы чорда бу нормадагы күрсәткеч. Язгы чорда шикәр күләме 14 проценттан да ким булырга тиеш түгел. Шикәр 11 процентка кала икән, бу инде критик чик дигән сүз.

    Үткәрелгән барлык тикшерүләр бездәге уҗым культураларының әйбәт хәлдә булуын раслый. Шуңа да карамастан, без төрле хәлләргә әзер булырга, авыл хуҗалыгының саклану (страховой) фондының 70 проценттан да ким булмавын тәэмин итәргә тиешбез.

    Рафик Сафин,

    “Россельхозцентр”ның Әлки районы бүлеге начальнигы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: