Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында узган тәүлектә ике кешедә коронавирус расланган

    Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 ның 62 яңа очрагы ачыкланган.

    Ике кеше авыруны читтән ияртеп кайткан, 60ы чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган.

    12 пациент хастаханәләргә салынган, 50 кеше өйләрендә дәвалана.

    25 майга республикада коронавирусның 2849 очрагы теркәлгән.

    Үткән тәүлектә Әлки районында тагын ике кешедә COVID-19 расланган. Шулай итеп, бездә хәзер коронавирус белән авырып китүчеләр саны 11 гә җитте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: