Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында ВИЧ-инфекцияле 19 кеше исәптә тора. Аларның 7 се – хатын-кызлар, 12 се – ир-атлар

    СПИДка каршы көрәш көне бөтен дөньяда 1988 елдан бирле билгеләп үтелә.

    Әлеге дата ВИЧ-инфекция китереп чыгарган СПИД эпидемиясе турында кешеләргә мәгълүмат житкерү, шулай ук бу чирдән вафат булучыларны искә алу көне буларак игълан ителгән. 

    Реклама

    Бүген республикада ВИЧ-инфекциянең 25310 очрагы теркәлгән. 
    Ә районыбызда ВИЧ-инфекцияле 19 кеше исәптә тора. Аларның 7 се – хатын-кызлар, 12 се – ир-атлар. ВИЧ белән зарарланган аналардан 6 бала туды. Үзвакытында профилактик дәвалау үткәрү нәтиҗәсендә әлеге балаларның барысы да сәламәт булып дөньяга килде.
    Бүген 7 кеше антиретровирус терапиясе кабул итә. Әлеге дәвалау ВИЧ-инфекцияле һәм СПИД белән авыручы пациентларның гомерен озайтып кына калмый, аларның күбесе сәламәт балалар да тудыра ала.
    2017 елда районда ВИЧ-инфекцияле 4 кеше исәпкә куелган иде. Ә быел әлкилеләр арасында яңа авыру очраклары ачыкланмады. 
    Ике кеше СПИДтан вафат булды. Әмма алар безнең районда исәптә тормыйлар иде, антиретровирус терапиясе дә алмаганнар.
    ВИЧ-инфекциясе кешедән кешегә җенси юл белән, кан аша һәм авыру анадан балага (йөклелек вакытында, баланы тапканда һәм имезгәндә) күчә.
    Кызганыч, әлегә СПИДтан тулысынча савыгу мөмкин түгел. Бу куркыныч чирдән вакцина да уйлап табылмаган. ВИЧтан котылуның бердәнбер юлы – профилактика. Моны һәркем аңларга һәм бу чирдән саклану чараларын күрергә тиеш.
    Һәр җенси акт вакытында презерватив куллану зарур. Иң яхшысы – бер партнерга тугрылык саклау, очраклы элемтәләрдән баш тарту. Медицина процедуралары вакытында бер тапкыр кулланыла торган шприцлардан файдалану мөһим. Башка кешеләрнең кырыну җайланмалары, теш щеткаларыннан файдалану, зарарсызландырылмаган инструментлар белән татуировкалар ясау куркыныч. ВИЧ тан саклануның тагын бер ышанычлы юлы – наркотиклар кулланудан баш тарту.
    СПИДның никадәр куркыныч чир булуын аңлатып тору кирәк  микән. Ә бит бу авыру теләсә кемгә кагылырга мөмкин. Һәр кеше саклану чараларын күрергә һәм даими рәвештә тикшерелеп торырга тиеш. 

    Гүзәл Хәбибуллина, 
    район үзәк хастаханәсе                    табиб-эпидемиологы ярдәмчесе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: