Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында яшәүче 95 яшьлек Мария Васильевна: "Ир-ат хезмәте дип тә тормадык, барысы да хатын-кызлар, үсмерләр җилкәсенә төште”

    Районыбызның иң өлкән кешеләренең берсе Мария Маркова Чуаш Борнае авылында яши. Декабрь башында аңа 96 яшь тула.

    Сөбханалла, әбекәйнең зиһене ачык, хәтере яхшы, саулыгына да зарланмый. Бай тормыш тәҗрибәсенә ия, бүген дә дөнья хәлләре белән кызыксынып яшәүче Мария Васильевна акыллы , кызыклы әңгәмәдәш тә булып чыкты.

     

     

    “Хәзер андый суыкларның булганы да юк”

    –Әтием Бөек Ватан сугышында һәлак булды. Әни биш баласын ялгызы аякка бастырды,–дип авыр еллар хатирәләрен уртаклаша Мария Васильевна. –Бигрәк михнәтле вакыт иде. Ачлык, үзәккә үтә торган салкын. Хәзер андый суыкларның инде булганы да юк. Без ничек тә тырыштык, сыердан аерылмадык. Бакча тутырып бәрәңге, яшелчәләр үстерә идек. Шул безне ачлыктан коткарды.

    Сугышка кадәр дә колхоз эшләрендә катнашкан  Мария әниләре белән беррәттән иртәдән кичкә кадәр басуда хезмәт куя. “Мин күбесенчә ат җигеп эшләдем. Урып-җыю чорында кырдан көлтә, аннан терлекләргә азык ташыйм, башка эшләр башкара идем. Ир-ат хезмәте дип тә тормадык, барысы да хатын-кызлар, үсмерләр җилкәсенә төште”,–дип сөйли әби.

    Укуга да бик һәвәс була Мария. Чуаш Борнаендагы башлангыч мәктәпне тәмамлагач, ике иптәш кызы белән Сихтермәдәге урта мәктәпкә йөреп укый.  Дүшәмбе  иртән җәяүләп китәләр, атна буе шунда яшәп укып, шимбә көнне авылга кайталар. Сугыш башлангач та мәктәпне ташламый ул. Өскә кияргә булмаса да, чабаталар тишелеп чыкса да, белем алуга булган омтылышы бөтен авырлыкларны җиңә, урта мәктәпне тәмамлап уңышлы чыга. Ә ул вакытта ун класс – бик зур белем. Марияне башлангыч сыйныфларга укытучы итеп билгелиләр. “1943 елның сентябреннән 45 нең азагына кадәр укыттым мәктәптә. Анда инде фронттан укытучылар кайта башлады. Мин дә колхоз эшенә керештем”,–ди Мария әби.

     

    Өй тулы егетләр үстергәннәр

    Җәмәгате Евгений белән биш ир бала тәрбияләп үстерәләр алар. 

    –Иремнән бик уңдым, эшчән, тырыш, әйбәт кеше иде. Каенанам белән дә әниле-кызлы кебек тату яшәдек. 42 ел бергә торып, сүзгә килгәнебезне хәтерләмим. Хәер, әрепләшергә вакытыбыз да юк иде. Мин көне буе эштә, биш бала табып, икешәр ай гына декрет ялында тордым. Әнигә рәхмәт, балаларны да үстереште, өй эшләрендә дә булышты. Улларыбыз да үзен бик хөрмәт иттеләр, сүзеннән чыкмадылар,– дип бианасын җылы хисләр белән искә ала Мария Васильевна. 

    Улларының барысы да армия сафларында хезмәт итәләр, төрле уку йортларына кереп белем алалар. Һәркайсы тормышта үз юлын табып, сайлаган һөнәре буенча тырышып эшли. Төрле җирләрдә яшиләр, әниләре янына кайтып, аны кайгыртып торалар. Кызганыч, әтиләре генә кыска гомерле була. Бүген Мария Васильевна улы Сергей тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.

     

    “Прокурор да, адвокат та булырга туры килде”

    26 ел  авыл советы секретаре булып эшли Мария Васильевна. Ә бу җаваплы эштә белем дә, төгәллек тә, тырышлык та бик кирәк. Чуаш Борнае авыл советы алты торак пунктны берләштерә ул чакта. Татар һәм Чуаш Борнае авылларыннан тыш, Прогресс, Болховка, Стрелка, Черная Речка поселоклары. Авылларда халык та бермә-бер күп.

    –Әле ат җигеп, ә күп вакыт җәяүләп 10-15 чакрымдагы бу авылларның барысын да  йөреп чыга идем. Салымнар җыю, иминиятләштерү, башка мәшәкатьләр... Соң, халык белән аралашмыйча эшне ничек алып барасың?!–ди Мария Васильевна.

    Ә эшен күңел биреп, зур җаваплылык тоеп башкарган ул.

    –Авыл советына нинди генә гозер, йомыш белән килми иде халык. Рәиснең бит эш белән каядыр киткән чагы да була. Кешене борып җибәрмим, мәсьәләсен үзем хәл итәргә тырышам. Законын белеп җиткермәсәм, районга шылтыратып сорашам. Прокурор да, адвокат та булырга туры килә иде кайчак,– дип сөйли әби хезмәт еллары турында.

    Авыл советыннан лаеклы ялга киткәч тә өйдә утырмаган әле ул, иминиятләштерү агенты булып эшләгән.

     

    “Укырга бик яратам!”

    Без барганда Мария Васильевна газета укып утыра иде. Берничә төрле газета-журнал алдыралар икән, “Әлки хәбәрләре”нә дә һәрчак язылалар.

    –Укырга бик яратам мин. Почта килгәнне көтеп алам,–ди әбекәй.

    Әле бит газеталарны күзлексез укый ул! Ике ай элек кенә күзенә операция ясаткан икән.

    –Телевизордан яңалыкларны, “Вакыт” тапшыруын гына карыйм. Киноларга исем китми, элеккеге кебек рәхәтләнеп карарлык эчтәлекле, әйбәт фильмнар юк хәзер, сугышу, хулиганлык, әхлаксызлык...

    –Телевизор тапшырулары, кинолар яшьләрне тәрбияләргә тиеш ләбаса. Ә монда тәрбия түгел, киресенчә,–дип көрсенә Мария Васильевна.

    Ул һәр нәрсәдә тәртип булганны ярата. Бу өйдән, йорт-җирдән ук күренеп тора – бөтен җир ялт иткән, чиста, пөхтә.

    Әбекәй әле 90 яшенә кадәр икмәк тә салган, аш-суын да әзерләгән. Хәзер инде йорт эшләренең барысын да улы Сергей үзе башкара.

    Озын гомерлелек аларда нәселдән килә икән. Мария Васильевнаның әнисе 90 га җитеп дөнья куйган. Базарлы Матакта яшәүче сеңеле Ольга Яковлева исә күптән түгел 92 яшен тутырган. “Улларым аның туган көненә дә алып бардылар үземне. Оля белән һәр көнне телефоннан сөйләшеп торабыз”,–ди әби. 82 яшьлек энесе белән 80 яшьлек сеңелесе шәһәрдә яшиләр икән.

    –Яшьрәк чагымда бик еш башым авырта иде. Эш күп, гаилә зур, йокы бик аз эләгә иде – шунлыктан булгандыр, дим. Йокы сәламәтлек өчен бик мөһим бит. Пенсиягә чыккач, баш сызлауларым бетте,–ди әбекәй, саулык турында сүз чыккач.

    Мария әби беркайчан да хастаханәдә ятмаган дисәң дә була. “Балаларым бик кыстагач, 2011 елда беренче тапкыр ун көн дәваланып чыктым”,–ди.

    Билгеле инде, без аңа: “Озын гомерле булуның сере нидә?” дигән сорауны да бирдек.

    –Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә яшәргә кирәк. Туганлык мөнәсәбәтләрен сакларга, күршеләрең, авылдашларың белән дустанә, хәерхаһлы булырга. Тагын бер нәрсә – кешене хезмәт яшәтә. Эшләмичә, тырышмыйча бернигә ирешә алмыйсың. Хезмәт тормышны мәгънәле итә, күңел тынычлыгы, канәгатьлек бирә,–дип җаваплады Мария Васильевна.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: