Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында яшьләр җыены. Фото

    Районыбызның киләчәген без, әлбәттә, яшьләр белән бәйләп карыйбыз. Авылларны саклап калуда, үстерүдә әлкилеләрнең яңа буынына зур өметләр баглыйбыз. Белемле яшь белгечләргә бүген районның барлык тармакларында ихтыяҗ зур. Ә егетләр-кызлар үзләре ни уйлый? Аларның алга планнары ничек? 1 февральдә узган яшьләр җыенында әнә шулар хакында җитди сүз барды.

    Фоторепортаж

    Җыенда 300 дән артык кеше катнашты, аларның 120 се – төрле уку йортларында белем алучы студентлар. Шулай ук районыбызда эшләүче яшь белгечләр, өлкән сыйныфлар укучылары да форум кунак-лары булды.
    Район мәдәният йортының иркен тамаша залы тулы яшьләр – көч-энергияләре  ташып торган, белемле, амбицияле егетләр-кызлар. Авылларда тормышны җанландырып җибәрү, ферма-басуларда, мәктәп-хастаханәләрдә әти-әниләренең эшен дәвам иттерү өчен туган  җиргә алар бик кирәк.
    Беренче башлап яшьләргә районыбыз турында фильм күрсәтелде. Күпме төзелешләр бара, мәктәпләр, медицина учреждениеләре, мәдәният йортлары, торак йортлар сафка баса бүген районда. Салаларга менә дигән яхшы юллар илтә. Авылда яшәү шартлары шәһәрдәгедән бер дә ким түгел. Калада торам дип кысан бүлмәләрдә, кеше почмакларында интеккәнче, саф һавалы авылда, иркенлектә яшәүгә ни җитә. Эшкә чакырып торучы оешмалар да әллә никадәр бит.
    Яшьләрне сәламләп, район башлыгы Александр Никошин аларны язмышларын туган төбәгебез белән бәйләргә өндәде.
    –Һәркайсыгызның тормышта үзенә дөрес юл сайлавын, үз мөмкинлекләрен, сәләтләрен гамәлгә ашыруын телим. Сез, яшьләр, үзебезнең Әлки районы белән горурлансагыз, туган җиргә файда китерергә омтылсагыз иде. Районыбыз чәчәк атсын өчен барысы да бар – җир дә, территория дә, инфраструктура да. Бары тик  үзенең көчен, белемен, осталыкларын эшкә җигеп, районыбыз үсеше хакына тырышып хезмәт итәрдәй яшь, гыйлемле белгечләр кирәк. Бездә бүген яңа предприятиеләр ачыла, эш урыннары булдырыла, яшәү өчен менә дигән шартлар тудырыла,–диде Александр Федорович.
    Ул районыбыз авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышлар, куәтләрен арттырып, яңа цехлар һәм предприятиеләр ачылып торган “Хузангай” җәмгыяте, бертуган Шәйхетдиновларның җитештерү базасы хакында сөйләп узды. Аннан Александр Никошин район тормышында актив катнашучы яшь белгечләргә һәм студентларга Почет грамоталары тапшырды.

    Реклама

    Республика башкаласыннан  килгән кунаклар да яшьләргә теләк-нәсыйхәтләрен җиткерделәр. Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова:
    –Мин сез яшәгән җирләрнең матурлыгына таң калдым. Нинди затлы мәдәният йортыгыз, менә дигән спорт комплексларыгыз бар. Мондый мөмкинлекләр шәһәр яшьләренең барысына да эләкми әле. Әлки районындагы күркәм үзгәрешләр бик сөендерә. Бу залдагы егет-кызларның күбесе белем алгач туган районына кайтыр дип өметләнәм,–диде.
    Якташыбыз, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең микробиология кафедрасы мөдире, профессор Альберт Галиуллин әлеге уку йорты турында сөйләп үтте, мәктәп тәмамлаучы яшьләрне үзләренә укырга чакырды. Бүген бу вузның көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 18 райондашыбыз белем ала икән.
    Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева да якташыбыз. Ул яшьләрне туган якның кадерен белергә, хезмәтең, тырышлыгың белән аны ямьләргә өндәде.
    –Мин сезгә кооперативлар оештырып эшләргә тәкъдим итәм. Берничә кеше берләшеп, авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү буенча кооператив төзергә мөмкин. Алай гына түгел, башка юнәлешләр буенча да эшләргә була. Әйтик, матурлык салоны ачарга. Моның өчен шәһәргә китәсе дә юк. Авыл җирендә дә бу хезмәтләргә сорау бик зур. Грамоталы  итеп бизнес-план төзергә генә кирәк. Авылда үз эшен ачарга теләгән яшьләр конкурста катнашып грант ота ала,–ди Алсу Рөстәмовна.
    Районыбыз яшьләре арасында инде әлеге конкурста катнашучылар, кооператив төзеп эшләргә җыенучы егетләр бар икән.
    –Шуны истә тотыгыз: акча беркайчан да күктән яумый. Күп акча эшлисегез, тормышта үз урыныгызны табасыгыз  килә икән, ныклы белем алыгыз, туктаусыз укыгыз, өйрәнегез. Һәм, әлбәттә, тырышып хезмәт итегез. Чын бәхет ул – хезмәттә,– дип мөрәҗәгать итте залдагы егет-кызларга вуз ректоры.
    Трибунага яшьләр дә күтәрелде. Район үзәк хастаханәсе табиб-педиатры Эльмира Нәбиуллина, балалар музыка мәктәбе укытучысы Алмаз Сафиуллин үз профессияләрен яратулары, районга эшкә кайткач үзләрен бик әйбәт кабул итүләре хакында сөйләделәр. Алар шулай ук яшь белгечләргә һәрдаим ярдәм күрсәткән, тормыш-көнкүрешләрен кайгыртып торган өчен җитәкчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.
    Районыбызда 40 ел дәвамында эшләүче һөнәр училищесы авыллар өчен йөзләгән белемле кадрлар әзерләде. Бүген Алексеевск агрокөллиятенең район филиалында 186 егет һәм кыз укый, профессия үзләштерә. Көллиятнең 1 курс студенты Ангелина Мошкова үзләренең уку йорты хакында сөйләде, укырга килергә чакырды.
    Төрле вузларда укучы яшьләр дә сүз алды. Районыбыз данын яклап, билбау көрәше буенча республика, ил күләмендәге ярышларда җиңү яулаган, бүген физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем алучы Регина Нурутдинованың чыгышы бигрәк тә күңелләргә сары май булып ятты.
    –Укуны тәмамлагач, районыбызга кайтып эшләргә, спорт белән шөгыльләнүемне дәвам итәргә уйлыйм. Биредә бит яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Районыбызның киләчәге турында кайгырту без – яшьләр бурычы. Без алынмасак, моны кем эшләр тагы?,–диде ул.
    Җыен музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Сәхнәдә яшьләр, студентлар да үз талантларын күрсәтте.
    Форумнан соң бәйрәм “Алинә” универсаль спорт залында дәвам итте. Биредә  үткән елның иң яхшы спортчылары дип танылган яшьләр кунакларга үз осталыкларын күрсәттеләр.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: