Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында “Юл бирегез” кагыйдәсен үтәмәү аркасында ике авария килеп чыккан

    18 августта районда ике авария теркәлгән.

     

    Югары Әлки-Чуаш Борнае автомобиль юлының 9 нчы чакрымында “КамАЗ” машинасы “Лада-Калина” белән бәрелешә. Икенче дәрәҗәдәге юлдан килүче йөк машинасы төп трассадан баручы җиңел автомобильгә юл бирми. Нәтиҗәдә авария килеп чыга.

    Алексеевск-Югары Колок автоюлының 61 нче чакрымында “Лада-Приора”ның “Лада-Калина”га юл бирмәве аркасында машиналар маңгайга-маңгай килә. Ярый әле кешеләр зыян күрмәгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: