Әлки районында үзәк хастаханә йортының күркәм бер почмагына истәлек тактасы ачылды
Хәтер... Әллә акылның, әллә күңелнең гаҗәеп бер халәте. Кайчак әле генә ишеткән сүзне дә җуя ул, әле генә булган вакыйганы оныттыра. Ә кайчак күрмәгән-белмәгәннәрне искә төшереп имазалый, үзең белән булмаган, син кичермәгән нәрсәләрне күз алдына китереп, тынгы бирми аптырата. Хәтер... Күңелдә намус белән янәшә урын алып торучы, кешене Кеше итүче хис...
Әби-бабасына рәхмәте
Базарлы Матак егете, хәзерге вакытта Питрәч районының башкарма комитеты белән җитәкчелек итүче Альберт Хәбибуллинга да әнә шул хәтер дигәнең тынгы бирмәгәндер, намусын борчып торгандыр. Һәрхәлдә, Түбән Әлки мәктәбе стенасына бабасы Минһаҗ Хәбибуллинга, үзәк хастаханә йортының күркәм бер почмагына дәү әнисе Мария Хәбибуллинага багышлап истәлек такталары урнаштыру теләге аңарда юктан гына тумагандыр. Кечкенәдән гаиләсенең өлкән буыны тәрбиясе алган, әби-бабасы сөй-ләгәннәрне күңеленә сең-дереп үскән ул. Мөгаен, аларга булган рәхмәт хисе дә шул чакларда ук шытым биргәндер.
Партия кушуы буенча
Инде укучыларыбызга аңлаешлырак булсын өчен Минһаҗ һәм бигрәк тә аның тормыш иптәше Мариянең кем булуларын әйтеп үтик. Кызганыч, бүген алар инде якты дөньяда түгел. Ә моннан күп еллар элек, яшь кыз һәм егет чакларында, Бөек Ватан сугышы фронтларында таныша алар. Бәхеткә, ике арада кабынган мәхәббәт чаткысын сугыш җилләре сүндерә алмый, киресенчә, дөрләтә генә. 1946 елда исә Ульяновск якларында туып үскән, армия чыныгуы алган отставкадагы офицер Хәбибуллинны безнең якка – Түбән Әлкидәге машина-трактор станциясен аякка бастырырга дип җибәрәләр. Тормыш иптәше Мария дә янәшәсендә, билгеле. Ул авыл хастаханәсендә эшли. Берничә елдан партия кушуы буенча Юхмачы МТСын җитәкли Минһаҗ Хәбибуллин, ә аннары Базарлы Матакка күчерелә, “Актай” совхозы директоры булып эшли. Мария Ерофеевна район үзәк хастаханәсенә шәфкать туташы булып урнаша. Һәм озак еллар әлкилеләр сәламәтлеге сагында тора, терапия бүлегендә намус белән хезмәт итә. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышын кичкән татар егете белән украин кызы, язмыш (бу очракта Коммунистлар партиясе) кушуы буенча безнең районга килеп эләгәләр һәм, гомер буе тырышып эшләп, Әлки ягын үстерүгә үз өлешләрен кертәләр. Һәм менә аларның оныклары Альберт Хәбибуллин дәү әнисе белән дәү әтисе эшчәнлеген ис-тәлек билгеләре куеп мәңгеләштерергә булган да.
“Шәфкатьлелек үрнәге иде”
...Район үзәк хастаханәсендә бүген эшләүчеләр арасында Мария Ерофеевна белән бер чорда эшләгән кешеләр инде юк, лаеклы ялда алар. Истәлек билгесе ачу тантанасына чакыру буенча шәфкать туташлары Асия Гобәйдуллина һәм Валентина Афанасьева килгән иделәр. Зур чәчәк түтәле тирәли ярымтүгәрәк булып медицина хезмәткәрләре тезелешкән. Ә кунаклар арасында Мария Хәбибуллинаның кызы Луиза, улы Валерий, якыннары, танышлары. Тантана башланыр алдыннан бераз сөйләшеп алырга өлгердек.
–Әнием Украинада туып үскән. Сугышның беренче көннәреннән үк өч абыйсы һәм ул фронтка китәләр. Берсе һәлак була. Әти батальон командиры булып хезмәт итә. Быел октябрьдә әниебезгә 100 яшь тулган булыр иде,–дип искә төшереп утырды Луиза Минһаҗ кызы.
–Безнең әни бик матур иде. Аның туганнары Украинада яшәде, еш кына я безнекеләр кунакка бара, я алар безгә килә... Аралашып яшәделәр. Безне, балаларын, кычкырып ачуланмадылар. Дөресен генә әйткәндә, әти дә, әни дә гел эштә булды, без күбрәк Хөршидә әбиебез тәрбиясендә үстек,–дип өстәде Валерий Минһаҗевич.
–Миңа Мария Ерофеевна белән бергә терапия бүлегендә эшләргә туры килде. Ул чын шәфкать туташы үрнәге иде – ачык, ярдәмчел, акыллы, сугышта чыныгу алган хезмәткәр. Ул 1978 елга кадәр эшләде, ире авырып киткәч кенә хезмәтен ташлады, – бусын Валентина Афанасьева сөйләде.
–Минем сөекле дәү әнием! Ул да мине бик ярата иде. Әбием мине кайгыртты да, төрле яклап тәрбияләде дә. Иртәнге җиде сәгатьтә уята иде. Кулыма чүкеч ише эш кораллары тотарга өйрәтүче дә ул булды,–дип истәлекләре белән уртаклашты Альберт Валерьевич.
Хәтер аллеясында беренче билге
...Тирә якка мәшһүр фильмнан сугыш турында җыр агылды. Аннары район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина сүз алды:
–Бүген без бик әйбәт вакыйгада катнашабыз – Хәтер аллеясын ачабыз. Аны Бөек Ватан сугышында яралы солдатлар гомере өчен көрәшкән, сугыш беткәч Әлки районына җибәрелеп, бездә озак еллар эшләгән өлкән коллегаларыбыз истәлегенә багышлыйбыз. Алар унау булып, һәрберсен хәтерлибез. Бу фидакарь табиблар, шәфкать туташлары сугыштан соң безнең районда сәламәтлек саклау системасын аякка бастырдылар, соңгы көчләренә кадәр хезмәт урыннарында булдылар,–диде ул.
Митингта район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев истәлек билгесе куюның нинди мөһим эш булуын ассызыкладылар. Виктор Павлович Минһаҗ Хәбибуллинның сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәгъдим ителгән булуын искә төшерде.
Аннары сүзне вакый-ганың инициаторы, Мария Ерофеевнаның оныгы Альбертка бир-деләр.
–Минем тәкъ-димемне күтәреп алган өчен рәхмәт сезгә, якташлар. Әйе, дәү әнием район сәламәтлек саклау системасы өчен бик күп нәрсә эшләгән. Сез аны беләсез, хәтерлисез. Ләкин мин беренче чиратта әбием, алар буыны хакындагы хәтерне яшь буынга тапшыру теләгеннән чыгып эш иттем. Биредә минем кызларым да бар. Алар да онытмасын иде. Чөнки үткәннәр турында хәтер сакланмаса, киләчәгебез дә булмаячак. Әбием Украинадан иде. Ул, госпитальләре бомбага тотылгач, ике ел фашист оккупациясендә яшәгән. Моның нинди куркыныч икәнен белә иде ул. Менә хәзер Украинада сугыш чорына мөнәсәбәт үзгәрә. Кемнәрнеңдер дәһшәтле сугыш елларын, тыныч тормышның нинди бәягә төшүен оныттырасы килә. Моңа юл куярга ярамый. Хәтеребез саекмасын, илебез тарихын балаларыбыз да белсен иде,–диде ул.
Шуннан соң кызыл кирпечтән өелгән нигезгә урнаштырылган истәлек билгесе өстендәге япма алынды. Соргылт мәрмәр плитәдән безгә сөйкемле йөзле ханымның акыллы карашы төбәлде. Әйтерсең, ул: “Онытмадыгызмы? Хәтерегез ныкмы?” дип кисәтә. Мөгаен, әби-бабаларын шулай ихтирам итә белүче оныклар, алар үрнәгенә иярердәй туруннар булганда Хәтер уты сүнмәс, халкыбыз тыныч тормыш яулаган фидакарь буынны һич онытмастыр.
Ә үзәк хастаханәнең баш табибы Светлана Викторовна Одушкина шушы урында тулы бер аллея булдырырга ниятләүләрен әйтте. Тормышка ашсын бу ният. Ә бәлки, башкаларга да үрнәк булыр ул?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев