Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Рәмзия Галәветдинова “Балкыш-Сияние” фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады

​​​​​​​Рәмзия Галәветдинова “Балкыш-Сияние” үзешчән ветеран башкаручылар фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады һәм лауреат дипломына ия булды.

 

Рәмзия күп еллар инде  Түбән Әлки клубы белән җитәкчелек итә. Җыр-музыкага, иҗатка мәхәббәт аларда нәселдән килә. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны Әсәдулла Хисмәтов беркайчан җырдан аерылмый иде. Абыйсы Әсхәт Хисмәтов – Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге театрның сәхнә ветераны, районыбыз горурлыгы.

Рәмзия ханым фестивальгә бик җентекләп әзерләнгән, репертуар, музыка һәм костюмнар сайлаган. Алексеевск районында узган зона этабында ул, “Матур гөлем” җырын башкарып, жюриның югары бәясенә лаек була. Халык җыры башкала тамашачысының да күңеленә хуш килә. “Рәмзия Галәветдинова кебек осталар башкарган халык җырлары, кешеләрнең күңел төпкелләренә үтеп кереп, саф хисләр уятып, мәңге яшәр”,–дип билгеләп үтә Татарстан ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев