Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районыннан Вячеслав Шамышев 1987-1989 елларда Әфган республикасы башкаласы Кабул да аэропорт саклаган

    Вячеслав тормышында бу елның февреле әкәмәт кенә килеп чыккан бит: унынчы числода ул 50 яшьлеген билгеләп үтә, ә икенче көнне поездга утырып Мәскәүгә китә. Билет номеры да 50 нче икән! Мәскәүгә очрашуга чакырган “әфганчы” полкташлары аңа 350 нче Кызыл байраклы, Суворов орденлы гвардия парашют-десант полкына багышланган зур китап бүләк итәләр. Кайчандыр, совет чорына туры килгән яшьлекләрендә алар шушы полкта хезмәт итеп, Әфганстан Республикасында интерноциаональ бурычларын үтәгәннәр. Китапка килсәк, аның тышына исемен “Полтинник” дип куйганнар. Ягъни, илле дигән сүз...

    Реклама

    Вячеслав Шамышев Борискино авылында туган, үскән һәм бөтен гомерен диярлек шунда яшәп ята. Авылы белән азга гына аерылып торган ул: сигезенче сыйныфны тәмамлагач Самарага китеп укырга кергән. Анда яшәүче туганнары чакырган, алар шулай Славаның улын ялгыз үстерүче анасына ярдәм итәргә теләгәннәр.

    –Укып бетереп диплом алгач эшкә урнаштым. Әмма ноябрьдә мине армиягә алдылар. Малай чактан десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә хыялланган идем, булдыра алганча үземне шуңа әзерләдем дә – бокс буенча разрядым бар һәм инде парашют белән сикереп тә карадым.  Бик тә десантчы буласым килде! Һәм менә хыялым тормышка ашты – мине учебкага җибәрделәр, аннан соң десант частендә хезмәт итәчәгем билгеле булды,–Вячеслав үзенең армия хезмәтендә үткән яшьлеген әнә шулай искә төшерә башлады.

    Өйрәнүләр тәмамлангач ук егетне Әфганстанга җибәрәселәре беренче көннән үк билгеле була. 1987 ел, Совет гаскәрләрен бу илдән чыгарырга тагын ике ел бар әле. Дөрес, яшь солдатлар бу турыда белми. Литва республикасындагы  Гайжукай үзәгендә алты ай өйрәнүләр үткәч, аларны самолетка утырталар һәм Ташкент аша Кабулга илтеп җиткерәләр.

    –Менә шулай итеп мин 350 нче полкка эләктем, пехода сугышчан машинасында төзәүче оператор булып хезмәт итә башладым. БМД га караганда безнекенең бронясы калынрак иде. Бурычыбыз – Кабул аэропортын, һәм, моңа өстәп, башка хәрби объектларны саклау. Учебкадан без бирегә өчәү эләктек, минем белән Вовка Лоскутов, Илгиз Хәммәтов та хезмәт иттеләр. Куркыныч идеме, дисез... Узегез уйлап карагыз: бер ай үтмәде, Вовканы каты яраладылар да,–дип истәлекләр йомгагын сүтә Вячеслав. Бу аңа ансат бирелми. Беренчедән, күңел яралары кабат ачыла кебек. Икенчедән, ул әле иртә белән генә Мәскәүдән кайтып төшкән, анда сугышчан иптәшләре белән очрашкан, тәэсирләрдән һич аерыла алмый. Шуның өстенә Совет сугышчыларын Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан район үзәгендә үткәрелгән тантаналарга да өлгергән. Әнә безнең әңгәмәне дә кулындагы телефон шылтыравы әллә ничә кат бүлде. Мәскәүдә элеккеге командиры Кудряшов исән-сау кайтып җиттеңме, дип борчыла. Ә үзенекеләр, Әлки егетләре, үз яннарына чакыра.

    ...Яшь солдатлар беренче көннән үк сугыш эченә килеп кергәннәрен аңлыйлар – рота аларны командирсыз каршылый, бер көн алдан һәлак булган ул. Часть урнашкан җирне туктаусыз реактив снарядлар белән утка тоталар. Тирә-якта таулар, заставалар, “духлар”. Билгеле, әле малайлыктан чыгып җитмәгән яшь совет солдатлары бу сугыш җәһәннәмендә үзләрен үтерергә дә мөмкин булуына ышанмыйлар. Әмма бик тиздән моңа ышанырга да туры килә: аларның күз алдында снаряд шартлап бер солдатның кулын өзә. Егетнең кул чугы сеңердә генә эләгеп кала... Солдатлар нишләргә белми. Әйе, аларны яралыларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр, билгеле. Әмма теориядә генә. Ә биредә... Ярый әле командирлары, күпне күреп өлгергән сержант аптырап калмый, кул сеңерен кисә дә, беләкне кан агу туктасын өчен кысып бәйли һәм солдатны госпитальгә озата.

    Билгеле, мондый хезмәт турында искә төшерүе дә, сөйләве дә ансат түгел. Менә Вячеслав та әңгәмәне дәвам итәр өчен сүз таба алмый аптырый, журналистка нәрсә хакында бәян итәргә икәнен белми.

    –Үземә тиешлене хезмәт итеп бетерергә дә күп калмаган иде инде, гаскәрләрне чыгару хакында боерык та алынды. Моңа әзерләнәбез, заставаны тапшырдык, кайбер хезмәтләрне озаттык. Гаскәрләр чик буенчда туплана, без шушы колоннаның иң ахырында кузгалачакбыз. Әмма миңа бу сугышны тәмамлауда катнашырга язмаган икән. 13 гыйнварда кыйпылчык белән аягымны яраладылар. Госпитальгә эләктем, бик озак дәваландым. Апрельдә табиблар комиссиясе алга таба хәрби хезмәткә яраксыз дип тапты мине,–дип сөйләвен дәвам итте ул, яралы аягын ышкып куеп. Күптән төзәлсә дә вакыт-вакыт сызлап ала, үткәннәрне искә төшерә икән яра урыны.

    Моңардан тыш Вячеслав Григорьевич Әфганстанда хезмәт иткән өчен “Рәхмәтле Әфган халкыннан”,”Сугышчан хезмәтләре өчен” медаленә ия, СССР Верховный Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Ә Мәскәүдәге очрашуда аларның батальон командиры, Россия Герое, хәзер инде генерал  Геворг Исаханян истәлек медале дә тапшырган.

    –Беләсезме, мин хезмәттәшләремне һәм командирыбыз Кудряшәвны 30 ел күрмәгән идем. Безнең полк, башкалар үпкәләмәсен инде, иң сугышчаны иде. Һәм безнең искә төшерердәй хатирәләребез бик күп. Әйтерсең, без яшьлегебезгә әйләнеп кайттык. Бик күп хезмәттәшләребез табылды, тагын ике-өч егетне тапсак, кабат бергә булабыз. Хәзер инде бер-беребезне югалтмаска, ешрак очрашырга килештек,–диде әңгәмәдәшем дулкынланып. Үзе шул ук вакытта тәрәзәдән иптәшләрен күзәтә (Әфганстанда хезмәт иткән егетләрнең тантаналы очрашуы тәмамланып, алар инде урамда сөйләшеп торалар), еш шылтыраган телефонына җавап бирә.

    ...Ул чакта максаты ачык булмаган, яхшылап аңлатылмаган бу сугышның тәмамлануына 30 ел тулды. Нинди генә булса да, әлеге сугышта егетләребез командирларының боерыкларын батырларча үтәделәр, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен якладылар, бу сугышта үлделәр, гарипләнделәр, туган илебезгә бөтенләй бүтән кеше булып кайттылар. Рәхмәт аларга үзләре мактанып сөйләргә яратмаган кыюлыклары өчен, төннәрен йокыларын качырган хатирәләр өчен...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: