Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Алпар авылында шушы якка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе булды

    Каләм белән язылганны балта белән дә юынып алып булмый, дигән борынгы бабаларыбыз. Бу сүзләрнең хаклыгын кешелекнең күп гасырлы тарихы дәлилли-исбатлый килә. Язылганнар, китап битләренә уелганнар югалмый, үткәннәрне искә төшереп, хата-ялгышлардан кисәтә, ә бүгенге көн хакыйкатен киләчәккә җиткерә. Шуңа да китап кадерле, шуңа да аны бернинди заманча мәгълүмат чаралары алыштыра алмый.

    Моның шулай икәненә Алпар авылы мәдәният йортында шушы төбәк тарихына багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе кабат инандырды. Клубта алма төшәрлек урын юк иде. Гадәттә авылга Сабантуй я башка бәйрәм уңаеннан шулай күпләп кунак кайта. Ә монда Китап Галиҗәнаблары кайтарды Алпар төбәгендә туып-үсеп төрле якларга чәчелгән-сибелгән халыкны. Алай гынамы! Нәсел тамырлары Алпар, Татар Мулла, Мәүләшә авыллары туфрагыннан тукланып көч алган, бары бабалары гына шул яктан булган ир-атлар, хатын-кызлар да күп иде бу залда.

    Туган яклары тарихын җыеп, китап бастыру турындагы тәкъдимне шунда туып-үскән Илдар Хафизовтан ишеттеләр алпарлылар. Авылда яңа мәчет ачу тантанасында Илдар әфәнде шушы төбәк турында әллә никадәр кызыклы нәрсәләр сөйләде. Аның тарих белән кызыксынуы һәм туган җирнең үткәне белән горурлануы һәр сүзендә сизелде. Хафизовның  тәкъдимен Алпар төбәгендә туган, үскән, шунда белем алган, тормышларында уңышларга ирешкән бертөркем ватанпәрвәрләр күтәреп алып, озак та үтми, фикердәшләр командасы туплана. Һәм китапка материал, бастыру өчен акча җыя башлыйлар.

    Һәр дәрьяның башлангычында чишмә була. Бу очракта совет чорында Алпар мәктәбендә тарих укыткан, туган як тарихын өйрәнү белән “җенләнгән”, дәрестән соң укучыларын “экспедицияләргә” ияртеп йөргән Кадыйр абый Сибаев әнә шул чишмә чыганагы булгандыр. Китап кадәр китап эшләп бастыра алган бүгенге олпат шәхесләр дә бит кайчандыр укытучылары белән бергәләп чүлмәк ватыклары, борынгы тэңкәләр эзләп йөргәннәр. Мөгаен, бүгенге изге гамәлләрнең орлыгы күңелләренә шул чакта ук салынгандыр.

    Инде килеп бәйрәмгә әйләнеп кайтыйк. Ул Илдар Хафизовның сәламләве белән башланып китте дә, аны Алпар кызы, ТНВ каналы репортеры Фәйрүзә Гатауллина һәм авыл егете Рәзил Гатауллин дәвам иттеләр.

    –Нинди сөенечле вакыйга бүген бездә! Авылга берьюлы мең данә китап кайтсын да, ничек шатланмыйсың! Бүген бит һәр өйдә кич буе китап укыячаклар – үз ягыбыз турындагы “Алпар төбәге” дигән китапны!–дип башлады сүзен Фәйрүзә.

    ...Сәхнәдә күренеш: карт бабае белән оныгы әңгәмә корып утырдылар. Шук малайга кызык – нәрсә ул шәҗәрә, ни өчен кирәк ул Хәтер дигәннәре.

    –Әй улым, бик кирәк! буыннар чылбыры өзелмәсен өчен кирәк,–ди бабакае. Саф күңелле бала шушы хикмәтле сүзләрне үзенчә  аңлап: “Мин моны дусларыма да сөйлим әле!” дип иптәшләренә каршы йөгерә. Ә алар “Минем әбием әйтә...”, “Минем бабай сөйли...” дип бер-берсен бүлдерә-бүлдерә әнә шул “буыннар чылбырын” ныгыталар.

    Ә аларның “Нәрсә ул шәҗәрә?” дигән соравына Алпар  мәчете имам-хатыйбы Рафаэль хәзрәт Гатауллин җавап бирде.

    –Нәсел агачын белү тарихны, хакыйкатьне сакларга дәвам итә,–дигән фикерне җиткерде ул авылдашларына.

    Алпар җирлеге башлыгы Ринас Сәлаховка бу зур эшнең эчендә кайнарга – авыл белән шәһәрләрдә яшәүче якташлары арасында “элемтәче” ролен башкарырга туры килгән.

    –Шөкер, якташлар, еш очрашып торабыз. Менә бу юлы китап бәйрәменә җыелдык. Ул ансат кына язылмады, күп эш башкарылды моның өчен, бик күп якташлар булышты. Ун ай элек беренче тапкыр җыелып, оештыру комитеты төзегән идек. Алпар төбәгенең мәйданы да зур, халкы да күп булганлыктан, китапка материал да күп тупланды. Бу эштә Кадыйр агабызның эзоәнүләре ярдәм итте, җирлек советы, мәктәп, китапханә хезмәткәрләре, авылыбызның өлкәннәре бик булышты,–диде ул.

    Җыелган халыкны (ә кешеләр килә дә килә, хәтта сәхнәдә декорация ролен үтәүче эскәмияләрне дә алып төштеләр) район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде.

    –Алпар райондагы 69 авыл арасында аерыныкы урын алып тора. Кыр капкадан кергәндә үу нинди икәнлеге сизелә. Зират тирәлеге затлы, мәчетегез карап туймаслык матур... Инде китап чыгардыгыз. Тарихны белмәгәннең киләчәге юк! Китабыгыз тулыланып торсын, тарих дәвам итсен,–дип теләде ул.

    –Безнең халык белемле, иманлы. Авылыбыз тарихы 1649 елда башлана дип  санасак та, ул күпкә тирәнрәк, борынгырак. Аны өйрәнергә, тарихи хакыйкатьне ачыкларга тиешбез. Бу турыда хәрберегез уйлансын, нәселе тарихын өйрәнсен, белсен иде,-диде трибуна артына күтәрелгән Рузалия ханым Исламова.

    Алып баручылар сәхнәгә бер-бер артлы китап чыгаруга мөнәсәбәте булган кешеләрне чакыра тордылар. Әйтик, пенсиядәге укытучы Гөлфия Насыйрова:

    –Мин сезнең барыгызга да авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтергә телим. Илдардан бервакыт шулай: авылда күпме эш эшлисез, сезне моңа нәрсә мәҗбүр итте, дип сораган идем. “Мөгаен геннарыбыз шундыйдыр,”– дип әйтте ул. Мөгаен, шулайдыр. Чишмәләрне торгызу, зиратларны карап тоту, мәчет төзү... күпме игелекле эш эшләнде бездә! Ә китапка килгәндә – бик көчле команда тупланды. Илдар Хафизов, Габбас Сәлахов, Рәис Заитов, Сәлих Маннапов, Фәйрүзә Гатауллина... Барыгызга да рәхмәт!-диде.

    –Кадерле якташлар, әниемнән сезгә зур  сәламнәр алып кайттым! Мин Мәүләшәдән. Авылыбыз кечкенә генә булса да, ул илгә күп кенә күренекле шәхесләр биргән. Араларында галимгәр, язучылар гына түгел, җхәтта данлыклы спортчылар да бар. Аларның исемнәрен алга ттаба да ачыклыйсы бар әле. Безгә, дуслар, дәүләттән ярдәм я әмер көтеп торырга түгел, үзебезгә күбрәк эшләргә кирәк,–диде республикада танылган табиб Ирек Билалов. Ул әле үзе язган шигырьне дә укып китте.

    Алып баручы Фәйрүзә сәхнәгә Илдар Хафизовны чакырды, Ул сүзен болай дип башлады:

    –Миннән сорыйлар: Китап чыгару өчен нәрсә кирәк?” Җавабым мондый: теләк һәм бер фикердәге команда кирәк. бездә бу ике шарт та үтәлде. Оештыру комитетындагы һәркем бөтен тырышлыгын куйды,–дип башлады һәм дәвам итте: –Бик зур рәхмәт Сәлих Маннаповка, ул китабыбызны, инде әзер булды, дигәч тә, өч тапкыр “сүтеп җыйды”–дөрес булсын, дип тырышты. Габбас Сәлахов һәр атнаның бер көнен иртәдән кичкә чаклы архивларда эшләп үткәрде. Олы рәхмәтебез Рәйсә апа Гатауллинага, ул шулкадәр күп  материал бирде. Авылдашлар, сезгә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә нәселегез тарихын белегез, шәҗәрәләр ясатыгыз. Авыр эш түгел ул, республика архивына мөрәҗәгать итсәң, ике айда ясап та бирәләр. Үткәннәрне онытмыйк, балаларыбызга тапшырыйк, оныкларга җиткерик. Китабыбызны да “Оныкларга васыять” белән тәмамладык.

    –Үзебез дә белми калдык нинди зур эш эшләгәнебезне. Архивларга бардык. Кайбер нәрсәләрне юк диделәр. Ә сез үз кулларыгыз белән язып, бу китапка күпме мәгълүмат кертеп калдырдыгыз,–дип алпарлыларны мактады Рәис Заитов. Ә химия фәннәре кандидаты Габбас Сәлахов авыл турында китап язу хакында Кадыйр Сибаев белән сөйләшеп торганын исенә төшерде.

    –Күптән булды бу, әмма мәсьәлә гел янга китеп торды. Безнең гаеп! Уйласам, чигәләрем кысыла, елыйсым килә – халкыбызның язмышы шулкадәр аяныч!–дип хисләрен яшермәде ул.

    –Мин алпарлы булуым белән горурланам, мактанам. Бүген безнең хыялыбыз тормышка ашты!–диде һәр материалны үзе аша үткәргән, әдәбилек өстәгән Шәһит ага Гатауллин.

    ...Бу кичә ташларны эретерлек җылы, дустанә, эчкерсез рухта үтте. Сәхнәгә авылның җырчылары, гармунчылары күтәрелде, үзешчәннәр аны авыл тормышы күренешләре белән бизәде. Лаештан, Казаннан, башка яклардан сагынып кайтучылар “Авылым! Алпарым!” дип өзгәләнеп җыр суздылар.

    ... Ә аннары түргә “Алпар төбәге” китабы чыкты – аны сатуга да куйдылар, акчалата ярдәм иткәннәргә бушлай да өләштеләр. Икешәр-өчәр китап алучылар күп иде. Әйтерсең, “дефицит” товар кайткан! Бигрәк әйбәт бит – халык ябырылып китап ала!

    Фәйрүзә хаклы, бу көннәрдә Алпар төбәге халкы үзе турында үзе язган китапны укый. Оештыручылар әйтүенчә, бөтен җыелган материалны кертеп бетерә алмаганнар, тагын 300 битлек материалны кыскартырга мәҗбүр булганнар. Кем белә, бәлки, анысы “Алпар төбәге”нең икенче томын бастыруга сәбәп булыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: