Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы хатын-кыз ветераны Разия апа Гатауллина 96 нчы яшендә вафат булды. Фото

    Районыбызның Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы хатын-кыз ветераны Разия апа Гатауллина вафат булды.

    Югары Әлморзада яшәгән Разия апага былтыр мартта 95 яшь тулган иде. Үзен юбилее белән тәбрикләргә килгән район җитәкчеләрен, авылдашларын ул ачык зиһен, көр күңел белән каршылады. Әле яшьлегеннән калган тальян гармунында уйнап, җырлап та күрсәтте. 1943 елда фронтка алынуын, Украинада, Белоруссиядә зенитчылар батареясында хезмәт итүен, Җиңү көнен Польшада каршылавын искә алып сөйләгән иде. Соңгы көненәчә ислам кануннары буенча яшәгән, намазга баскан саен илгә тынычлык, һәркемгә саулык теләгән хөрмәтле ветераныбыз Разия апаның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: