Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының гасыр кичкән белем учагы

    Татар Борнае мәктәбендә бәйрәм арты бәйрәм. 2019 елны каршылар алдыннан уку йорты федераль программа буенча төзелгән заманча яңа бинага күчкән иде. Ә шушы арада авылның белем учагы гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

    Фоторепортаж                                                     

    Быелгы җәй өчен сирәк бүләк – бик матур кояшлы көнгә туры килде мәктәп бәйрәме. Мондый зур юбилейны кунаклардан башка күз алдына да китереп булмый. Кайтучылар, чыннан да, бик күп иде. Мәктәпне әле күптән түгел генә тәмамлаган яшьләрдән алып чәчләренә чал кергән абый-апалар, мөхтәрәм мөгаллимнәр сөенешеп күрештеләр, сөйләшеп туймадылар, уку йортының бай тарихын чагылдыручы фоторәсемнәр урнаштырылган стендлар янында мәш килделәр. Мәктәп коллективы кунакларны милли ризыкларыбыз чәкчәк, бавырсак белән каршы алды.

    Белем учагының бүгенге укучылары чыгышыннан соң иң беренче сүзнең Шәһидә апа Мөхәммәтҗановага бирелүе дә бик урынлы булды. Ул мәктәпнең тере тарихы. Педучилище тәмамалап 1946 елда Татар Борнае мәктәбенә укытырга килгәндә Шәһидә апага әле 18 яшь кенә була.

    –Мин 42 ел шушы мәктәптә балаларга белем бирдем. Эшемне бик яраттым. Алты бала үстереп, күбесендә декрет ялына да чыкмый эшләдем. Россиянең халык мәгарифе отличнигы дигән мактаулы исемгә лаек булдым. Мәктәптә укыту белән бергә, кырда да хезмәт куйдык, халык арасында агитация эшләре дә алып бардык. Гомер буе авыл тормышы турында кайгыртып яшәдем, газеталарга мәкаләләр язып тордым,–дип сөйләде ветеран укытучы.

    70 нче елларда мәктәп белән җитәкчелек иткән Әбрар Сафин, төрле чорларда авыл балаларына белем биргән Миңлегөл Абдуллина, Наилә Кәлимуллина, Роза Шириязданова, Наилә Хәкимова абруйлы һәм катлаулы мөгаллимлек хезмәтендә үткән яшьлек елларын, укучыларын, хезмәттәшләрен сагынып искә алдылар, хәтирәләре белән уртаклаштылар. Кунаклар  Татар Борнаеның елдан-ел матурлана, төзекләнә баруына, шәһәр мәктәпләренә биргесез яңа уку йорты сафка басуга чын күңелдән сөенүләрен белдерделәр, мәктәпкә озын гомер теләделәр.

    Авыл мәктәбен гасырлык туган көне белән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов тәбрикләделәр. Алар “юбиляр” уку йортының татар телендә белем бирүче, район күләмендә уңышлы эшләүче мәктәп булуын ассызыкладылар, 100 яшьлегенә иң зур бүләккә – уку һәм укыту өчен барлык уңайлыклар тудырылган яңа бинага ия булуын билгеләп үттеләр.

    Мәктәп директоры Гөлүзә Минсәгыйрова белем учагының  гасырлык тарихы белән таныштырды. Ул төрле чорларда биредә хезмәт куйган  укытучыларга, техник хезмәткәрләргә рәхмәт җиткерде. Бәйрәмдә катнашучы ветераннарның һәркайсына зурлап бүләкләр дә тапшырылды.

    Шушы мәктәптә укып чыгучылар да сүз алып, биредә алган белемнәрнең аларга тормышта үз юлларын табарга, җаннары теләгән профессияләрне үзләштерергә мөмкинлек бирүен әйттеләр, укытучыларына рәхмәтләрен белдерделәр.

    Бу уку елында мәктәп парталарына 30 бала утырачак. Алдарак инде әйтелгәнчә, аларга фәннәрне үзләштерү, алга куйган максатларына ирешү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. 80 укучыга исәпләнгән яңа зур мәктәп  һәрчак балалар белән тулып торсын иде. Ә укытучылар коллективының  гасырлык тарихы булган уку йортының күркәм традицияләрен уңышлы дәвам иттерүен, балаларга ныклы белем бирү белән бергә туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүләрен телисе килә.

     

     

    Тарих сәхифәләре

    Октябрь революциясенә кадәр Татар Борнаенда кечкенә генә мәдрәсә була. Революциядән соң анда яңача – җәдитчә укытуга йөз тоталар. Балаларны язарга өйрәтәләр, хисап, география фәннәре кертелә башлый.

    1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. Анда укучы балалар саны 30-35 кә җитә. 20 нче елларда укучылар саны арта, алар мәдрәсә бинасына гына сыешмый. Шуңа балаларның бер өлешен Мәрдән Сафин өендә укыталар.

    1928-1929 уку елында мәктәптә гарәп хәрефләре урынына яңалиф (латин әлифбасы) буенча укыту кертелә. Авылга әзерлекле укытучылар килә, уку сыйфаты яхшыра.

    30 нчы еллар башында  кулаклардан тартып алынган йортлардан өч бүлмәле мәктәп бинасы салалар. Укучылар саны 60 ка якынлаша.

    1949 елда Татар Борнае башлангыч мәктәбе җидееллык итеп үзгәртелә. Класс бүлмәләре, мәктәп бинасыннан тыш, хәзерге клуб урынындагы авыл советы бинасында да урнашкан була.

    Югары очтагы мәчет бинасын күчереп салгач, 1950-1951 уку елында мәктәп хәзерге урынына күчерелә. Балалар ике бинада белем ала.

    1962-1963 уку елында авыл мәктәбе сигезьеллык булып формалаша.

    1995-1996 уку елында ата-аналар соравы буенча, уку йорты урта мәктәп итеп үзгәртелә. Ә 2010 елның сентябреннән ул төп гомуми белем бирү мәктәбе статусын ала.

    2019 елда мәктәп яңа бинага күчте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: